Әтнәләргә ничек ашарга, вакытны ничек уздырырга?
Бу хакта белгечләрдән сораштык. Менә аларның киңәше.
Әтнә Үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова киңәше.
- Беренче чиратта, истә тотыгыз – күп һәм озак ашау ярамый. Чаманы белегез, акрынлап ашагыз. Бигрәк тә хроник авыруларга сак булырга кирәк. Гаилә белән актив ял итәргә тырышыгыз. Табигатькә чыгу кирәк. Саф һавада, мәсәлән, паркта булу отышлы. Шулай ук чаңгыда, тимераякта шуу яхшы. Тик шуны онытмагыз: халык күп җыелган җирләрдә маска кию кирәк. Хәзер бит ОРВИ, грипп чоры башланды. Кыскасы, сәламәтлекне саклау кирәк.
Спорт мәктәбе директоры Ринас Сафин фикере дә шуңа охшаш:
- Әлбәттә, мөмкинлек чыкты дип корсакны тутырырга ярамый. Соңыннан бик авыр булачак. Киресенчә, актив, спорт белән бәйле ял алып барырга киңәш итәр идем. Чаңгы базасы, бассейн, гомумән хәрәкәт белән бәйле спорт төрләре – бу бәйрәм өчен иң кулайлары дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев