Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азык әзерләү буенча без инде 20-25 көнгә соңга калдык – Алмаз Хисаметдинов

Июль-август айларында һава торышы яхшы булса, без узган елдагы кадәр азык әзерли алырбыз дип ышанам, ди баш ветеринар.

(Əтнә, 8 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Терлек азыгы әзерләү кампаниясе быел җиңел генә түгел. Һава шартлары, башка елдагыга караганда, үзгә. Шуңа да азык әзерләү белән бераз сонгарак калдык" , - диде бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Əтнәдә узган мал табиблары җыеныннан соң.

"Үлән бик начар, бик кыска, әмма без аны чаба башларга тиеш, чөнки икенче кат чабу сонга калачак. Ветеринария хезмәте азыкның сыйфатын контрольдә тоту белән шөгыльләнә. Безгә иң беренче азыкны базларда тыгызлануын контрольгә алырга, икенчесе -югары сыйфатлы консервантлар белән эшләргә кирәк. Шушы шартларны үтәмәгәндә, без югары сыйфатлы азык әзерли алмаячакбыз", - дигән фикердә Алмаз Хисаметдинов.

"Азык әзерләү буенча без 20-25 көнгә соңга калдык инде. Шуңа да карамастан, азык әзерләүгә керешергә тиешбез. Июль-август айларында һава торышы яхшы булса, без узган елдагы кадәр азык әзрели алырбыз дип ышанам", - диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев