Бала тугач, гакыйка корбаны чалына
Җәмгыять

Бала тугач, гакыйка корбаны чалына

«Тиздән оныгым дөньяга килә. Бала тугач, корбан чалулары хакында ишеткәнем бар. Моның турында тәфсилләбрәк языгыз әле. Шәүкәт Әюпов. Самар шәһәре». Бала туу - һәрвакытта да шатлык. Мондый куанычлы вакыйга булганда Рәсүлебез галәйһиссәлам, яңа туган бала исеменә шөкер кылу нияте белән, кыз бала туса - бер сарык, ир бала дөньяга килсә...

«Тиздән оныгым дөньяга килә. Бала тугач, корбан чалулары хакында ишеткәнем бар. Моның турында тәфсилләбрәк языгыз әле.

Шәүкәт Әюпов.

Самар шәһәре».

Бала туу - һәрвакытта да шатлык. Мондый куанычлы вакыйга булганда Рәсүлебез галәйһиссәлам, яңа туган бала исеменә шөкер кылу нияте белән, кыз бала туса - бер сарык, ир бала дөньяга килсә ике сарык чалган.

Әлеге корбан чалу «гакыйка» дип атала. Бу корбанның исеме «яңа туган баланың чәче» мәгънәсендәге гарәп сүзеннән килә.

Гакыйка корбаны чалу - мөстәхәб (хуплана торган) гамәл. Чалынасы хайванда башка төр корбанлыкларда булырга тиешле шартлар игътибарга алына. Гакыйка корбанын бала туганнан алып, балигъ булганчы чалу мөмкин, әмма иң фазыйләтлесе - җиденче көнендә чалу. Шул ук көнне балага исем бирү - мөстәхәб.

Гакыйка нәкъ гади корбан кебек чалына, бүленә һәм шуның бер өлеше мескен-фәкыйрьләргә бирелә, икенчесенә - балага атап аш мәҗлесе үткәрелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдис-шәрифе бар, ул үзенең оныклары - кызы Фатыйманың балалары Хәсән белән Хөсәенгә берәр сарык чала һәм әйтә: «Ир-бала туса, мөмкинчелек булса, ике сарык чалыгыз, кыз-бала туса, бер сарык яки бер кәҗә чалыгыз», - ди. Ике сарык чалырга мөмкинлек булмаган очракта берне чалсаң да ярый.

Чыганак: http: samtatnews.ru


Нет комментариев