Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балашихада машина бәрдереп үтергән 6 яшьлек бала канында бер шешә аракыга тәңгәл алкоголь булган?!

Россия Тикшерү комитеты Балашихада үлгән 6 яшьлек бала канында алкоголь булганын раслаган. Быел 23 нче апрель көнне Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендә чит ил машинасы руле артындагы ханым 6 яшьлек малайны таптата. Малайның канында 2,7 промилле алкоголь табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Бала каны тикшерү өчен алына һәм молекуляр-генетик...

Россия Тикшерү комитеты Балашихада үлгән 6 яшьлек бала канында алкоголь булганын раслаган. Быел 23 нче апрель көнне Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендә чит ил машинасы руле артындагы ханым 6 яшьлек малайны таптата. Малайның канында 2,7 промилле алкоголь табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.


Бала каны тикшерү өчен алына һәм молекуляр-генетик эспертиза үткәрелә, составында алкоголь булган канның чыннан да баланыкы икәне исбатлана. Аның кан эзләре автомобиль салонында да табыла. Суд-химия экспертизасы мәгълүматы буенча, ул канда, шулай ук, алкоголь табылган. Хәзер тикшерүчеләр кечкенә баланың спиртлы эчемлек кулллануына ничек юл куелганын ачыклый.


Искәртеп үтик, беренчел экспертиза бала канында 2,7 промилле алкоголь булуын күрсәтә. Бу исә, бер шешә аракыга тәңгәл. Баланың көчле исереклелеге факты буенча ваемсызлык турында җинаять эше кузгатылган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев