Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бананнан туңдырма (рецепт)

Автор: Гөлүзә Василова Артык өлгергән бананны ашарга өлгермисез, ә әрәм итәсегез килми икән, чистартып һәм турап туңдыргычка куегыз. Теләсә кайсы вакытта туңдырма ясый аласыз. Рецепты да бик гади. Туңдырма өчен: 1 банан, 1 чәй кашыгы какао, 100 грамм сөт, шоколад. Бананнар өлгереп беткән булса яхшырак, чөнки алар баллырак була. Туңдыргычтан...

Автор: Гөлүзә Василова
Артык өлгергән бананны ашарга өлгермисез, ә әрәм итәсегез килми икән, чистартып һәм турап туңдыргычка куегыз. Теләсә кайсы вакытта туңдырма ясый аласыз. Рецепты да бик гади.

Туңдырма өчен: 1 банан, 1 чәй кашыгы какао, 100 грамм сөт, шоколад.

Бананнар өлгереп беткән булса яхшырак, чөнки алар баллырак була. Туңдыргычтан алынган бананга какао, сөт кушып блендер белән болгатырга һәм 10 минутка туңдыргычка куярга.
Аннары савытка салырга, өстенә шоколад уарга, җиләк-җимеш белән бизәргә мөмкин. Әгәр сез эри башлаган туңдырма яратасыз икән, туңдыргычка куеп тормагыз.

Чыганак: http://intertat.ru/ash-su/bananly-tu-dyrma/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев