Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкортстан авылларының берсендә укучылар өч сменада укый

Түрәләр яңа мәктәпне Яңа Иглинда салырга вәгъдә иткән, әмма ышандырылган җирдә әлегә - бушлык. (Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Иглин авылында мәктәп укучыларына өч сменада укырга туры килә. Бу хакта "Башинформ" язып чыккан. Журналистларга өч сменалы уку турында җирле хакимияттән ярдәм сораудан арган ата-аналар бәян итә. Мәктәпнең үзендә исә өч сменалы...

Түрәләр яңа мәктәпне Яңа Иглинда салырга вәгъдә иткән, әмма ышандырылган җирдә әлегә - бушлык.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Иглин авылында мәктәп укучыларына өч сменада укырга туры килә. Бу хакта "Башинформ" язып чыккан.

Журналистларга өч сменалы уку турында җирле хакимияттән ярдәм сораудан арган ата-аналар бәян итә. Мәктәпнең үзендә исә өч сменалы уку булуын кире кагалар - мондый режим СанПин тәлапләренә каршы килә. Бары тик хәйләли белмәгән балалар гына хакыйкатьне ачып сала - өченче сменада уку өчен алар мәктәпкә сәгать өчтә килә икән.

Иглин авылында 60 меңнән артык кеше яши, аның тирәсендә микрорайоннар саны елдан-ел арта. Ә 4 меңнән артык балага барлыгы дүрт мәктәп туры килә. Ләкин җирле хакимиятләрнең белдерүенчә, районда булган мәгариф учреждениеләрендә балаларга урын җитәрлек.

Ата-аналарның сүзләренә караганда, яңа мәктәпне түрәләр башта Яңа Иглинда салырга вәгъдә иткән. Әмма ышандырылган җирдә әлегә бушлык хөкем сөрә. Күптән түгел кабат яңа хәбәр килгән: имеш, бу урында мәктәп төзелмәячәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев