Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белоруссиядә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды

Танылган татар композиторы, "Шүрәле" балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Дубровно янындагы сугышларда һәлак булган.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровно шәһәрендә - татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Танылган татар композиторы, "Шүрәле" балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссиянеж Дубровно шәһәре янындагы сугышларда һәлак булган.

Бюст Лубровно шәһәренең Фәрит Яруллин исемен йөртүче Балалар сәнгать мәктәбе янына куелган.

Татарстан делегациясен Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкләде. Тантаналы чарада «Чишма»Татар-башкорт мирасы халыкара иҗтимагый берләшмә рәисе Э.А.Левшич, Дубровно районы башкарма комитеты рәисе О.М.Лындин, Дубровно шәһәренең Бөек Ватан сугышы ветераны Е.С.Батура катнашты, диелә хәбәрдә.

Тантана Татарстан һәм Беларуссиянең сәнгать коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Иҗади очрашу кысаларында Дубровно һәм Мамадыш шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев