Бер кочак диплом - "Язгы тамчы- 2018"
Татарстанда урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында "Язгы тамчы -2018" ("Весенняя капель- 2018") республика фестивале старт алган иде. Быелгы фестивальдә 85 уку йорты катнашты, алар 8 зонага бүленде. Безнең Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Яшел Үзән шәһәрендә чыгыш ясадылар. -Без "Лучшая программа зонального этапа" дигән...
Татарстанда урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында "Язгы тамчы -2018" ("Весенняя капель- 2018") республика фестивале старт алган иде. Быелгы фестивальдә 85 уку йорты катнашты, алар 8 зонага бүленде. Безнең Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Яшел Үзән шәһәрендә чыгыш ясадылар.
-Без "Лучшая программа зонального этапа" дигән номинациядә - икенче урында, калган номинацияләр "Вокаль", "Хореография", "Театр", "Оригинальный жанр" номинацияләрендә дә шулай ук Дипломнарыбыз бар. 6 Диплом укучыларыбызның талантына, тырышлыгына бәя. Бик әйбәт чыгыш ясадылар...- дип хәбәр итте уку йортының директор урынбасары, хәбәрчебез Фәридә Хәсәнова.
Ф.Хәсәнова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев