Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер темага ике язма

Игелекләре меңе белән кайтсын Соңгы елларда өлкәннәргә карата игътибар артканнан арта. Фәридә ФИЛАТОВА Әле берничә ел элек кенә бу бәйрәмне балалар чыгышы һәм ике коймак һәм берничә конфет белән чәй эчертеп, тиз генә хәл итсәләр, хәзер күп кенә авыл җирлекләрендә зурлап, мул табыннар әзерләп, һәркемнең күңеле булырлык итеп үткәрәләр. Шушы...

Игелекләре меңе белән кайтсын
Соңгы елларда өлкәннәргә карата игътибар артканнан арта.
Фәридә ФИЛАТОВА
Әле берничә ел элек кенә бу бәйрәмне балалар чыгышы һәм ике коймак һәм берничә конфет белән чәй эчертеп, тиз генә хәл итсәләр, хәзер күп кенә авыл җирлекләрендә зурлап, мул табыннар әзерләп, һәркемнең күңеле булырлык итеп үткәрәләр. Шушы көннәрдә Комыргуҗа мәктәбендә узган әнә шундый очрашу моңа ачык дәлил. Җирлеккә кергән авыллардан өлкәннәрне мәктәпнең актлар залына, мул табыннар артына кунак итеп чакырганнар. Өстәлләрдә ни генә юк. Дөрес, өлкәннәр әйтмешли, ачлык заманы түгел - өйләребездә дә өстәлләр тулы сый -нигъмәт. Тик аш - ашка, урыны - башка дигәндәй, хөрмәте генә дә ни тора. Мәктәп ишеге төбеннән һәркайсын кадерле кунак итеп авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хакимов һәм мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева, мәктәп укытучылары каршы алды. Өлкәннәр арасында яңа лаеклы ялга чыкканнары да, инде тугызынчы дистәне ваклаганнары да бар.
Укытучылар коллективы һәм мәктәп укучылары бәйрәм уңаеннан бик матур, эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Балаларның җанга җылы сүзләре, матур җыр һәм дәртле биюләре бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде. Шул ук вакытта авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәмәтҗанованың котлау сүзләре, чарага махсус кунак итеп чакырылган район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтовның ихлас теләкләре берәүне дә битараф калдырмады. Шунда ук ел барышында юбилейларын билгеләп үтүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Монысы биредә инде матур традициягә әйләнгән. Кем кайда хезмәт куюга, кайдан лаеклы ялга чыгуына карамастан, һәркайсына күчтәнәч пакетлар тапшыру да өлкәннәрне хөрмәтләүнең бер билгесе. Аерып тормыйлар, һәр олы кеше кадерле биредә. Шунысын да әйтергә кирәк, боларның барысын да тормышка ашыруда иң төп терәк булып күмәк хуҗалык җитәкчелеге тора. Бәйрәм барышында аның җитәкчесе Айназ Хәкимовны да, җирлек башлыгы Әнәс Хәкимовны да бик җылы, матур сүзләр белән телгә алды олылар. Теләкләре дә изге һәм ихлас иде. Мәктәп коллективы да бик тырыш биредә. Уйлаганнарын тормышка ашырмый калмыйлар. Әнә шулай бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп яшәүләре изге ниятләрен тормышка ашыруда төп этәргеч булып тора. Эшләгән игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын дип телисе килә.

Бәхетле картлык
Без, өлкәннәр 1 октябрь бәйрәмен ел да сагынып көтеп алабыз. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, ел да зурлап уздыралар бу мәрхәмәтле көзге бәйрәмне.
Равил ҖӘЛӘЕВ, Ары авылы
Быел да бүләкне мулдан әзерләгәннәр, бик күңелле итеп өләшеп тә чыктылар. Клубта чәй янында күңел ачу да булды өлкәннәр катнашында. Авыл җирлеге җитәкчесе Хәмит Гәрәев кунакларны бәйрәм белән котлап, бәхетле картлык теләде. Раилә, Миләүшә, Диләрә "Һәр мизгелнең үз кадере бар" исеме астында, үзешчәннәр катнашында бик матур концерт әзерләгәннәр. Фидаил Кадимов урамда самовар белән чәй кайнатып алып керде. Бик күңелле узды "Өлкәннәр бәйрәме".
Шөкер, мул тормышта яшибез. Терлек асрасак - иркенлек, күмәк хуҗалыгыбыз җитәрлек икмәген, саламын бирә. Эшләгән кешегә эш бар. Яңача итеп бик зур сыерлар торагы төзелде Күлле Кимедә. Авылыбыз савымчылары да эшсез калмадылар. Вахта белән йөреп ике сменада комплекста эшлиләр. Авылдагы терлекчеләр дә эшсез түгел, таналар тәрбиялиләр. Элекке өлкәннәрне жәллим. Бу хөрмәтле рәхәтне күрмәделәр шул. Дөньялар тыныч булсын, күгебез аяз булсын, шушы мул тормышта яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев