Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без - бер-берегезгә терәк - Әтнә таңы"

8 июль - гаилә һәм тугрылык көне Бу яшь парга сокланмый карау мөмкин түгел. Икесе дә матурлар, ачык йөзлеләр. Мәһәббәтләренең җимеше булган Сәйдә дә шуларга охшап аралашучан, бик сөйкемле кызчык булып үсеп килә. Сүзем - Олы Әтнә авылында яшәүче, Габидулиннар нәселен дәвам итүче Әдилә һәм Илгизәр гаиләсе турында. Әтнә драма...

8 июль - гаилә һәм тугрылык көне

Бу яшь парга сокланмый карау мөмкин түгел. Икесе дә матурлар, ачык йөзлеләр. Мәһәббәтләренең җимеше булган Сәйдә дә шуларга охшап аралашучан, бик сөйкемле кызчык булып үсеп килә.

Сүзем - Олы Әтнә авылында яшәүче, Габидулиннар нәселен дәвам итүче Әдилә һәм Илгизәр гаиләсе турында. Әтнә драма театры сәхнәләштергән спектакльләр белән азмы-күпме таныш булучылар Илгизәрнең әтисе Таһир абыйны бик яхшы белә. Әниләре Илсөя апа исә күп еллар Олы Әтнә мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирде, күпләрнең яраткан укытучысы булды.

Тәртипле, тәрбияле гаиләдә үскән Илгизәр мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, озак уйлап тормыйча, Казан Юридик институтына юл тота. Егет өченче курска күчкәндә шушы ук уку йортының бусагасын Әдилә дә атлап керә. Ульяновск шәһәрендә туган, соңрак гаиләсе белән Югары Ослан районына күченеп, шунда урта мәктәпне тәмалаган Әдилә дә үзенең киләчәген тәртип сакчысы сыйфатында күрә. Яшьләр шунда табышалар. Ике елга якын очрашып йөргәннән соң, 2014 елның декабрендә гомерләрен бер- берсе белән бәйлиләр.

Илгизәр Әтнә Эчке эшләр бүлегендә оператив хезмәткәр булып эшли башлый. Әдилә исә Казан шәһәренең полиция участокларының берсендә тикшерүче булып эшләп ала да, ире янына Әтнәгә юл тота. Ул да район Эчке эшләр бүлегенә штаб инспекторы булып урнаша. Әлегә ул кечкенә Сәйдә белән бала ялында. Илгизәр белән Әдилә егетнең әти-әнисе гаиләсендә яши. Өлкәннәрнең киңәше һәм ярдәме белән яңа ике катлы йорт та өлгертеп киләләр. - Баштарак бик курыккан идем. Чит гаилә, чит традицияләр, гореф- гадәтләр... Биредә мине бик җылы кабул иттеләр. Аннан соң, еш кына үзеңнән дә тора бит. Яхшы мөгамәлә булуын теләсәң, үзең дә хөрмәт итәргә, өлкәннәр сүзенә игътибарлы булырга кирәк дип уйлыйм, - дип ул чактагы беренче кичерешләре белән уртаклашты Әдилә.

Шунысы кызыклы, яшьләрнең икесе дә мәктәптә укыганда әлеге һөнәрне сайлауны үзләренә максат итеп куймыйлар. Дөрес, Әдиләнең олы апасы кайчандыр шушы уку йортын тәмамлап, диплом алган була. Тик һөнәре буенча эшен генә дәвам итми. Ә менә Илгизәрнең гаиләсендә мондый һөнәр ияләре бөтенләй дә юк. Икесенең дә төгәллекне, тәртипне яратуы, кешеләргә хокукый яктан ярдәм итү теләге, аларның язмышына битараф булмау аларны бирегә алып килә. Җитмәсә, мәктәп елларында ук спортта билегеле бер нәтиҗәләргә ирешү дә үз ролен уйнамый калмый, күрәсең.

  • Икегез бер урында эшләү бик авыр түгелме? Тормыш булгач төрле чаклар була, көнләшү хисе дә дөрләп алырга мөмкин. Икенче яктан, көндез дә, кич тә бергә булу ялкытып та куйгалый...- дип кызыксынам.

  • Юк, киресенчә, безгә бергә эшләү җиңелерәк. Бергә барабыз, бергә кайтабыз. Әтнәгә кайтып эшли башлаган чакларымда Илгизәр минем өчен бик зур терәк булды, һәрчак ярдәмгә килде, - дип елмая Әдилә. - Эштә икебез ике урында бит, миңа күбрәк кешеләр арасында йөрергә, аралашырга туры килә. Әдилә исә документлар белән эш итә, кабинетта уза күп вакыты, - дип сүзгә кушыла Илгизәр.

    Яшәү дәрте ташып торган, иртәгәге көнгә өмет белән караган бу яшь парларга сокланмый мөмкин түгел. Күңел түрендәге хыялларына ирешеп, әти-әниләре өчен горурлык, якыннары өчен үрнәк булып картлык көннәрен дә бергә каршыларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев