Районара укуларда - безнекеләр!
Кичә, 30 гыйнварда, Арча районының Ташкичү мәктәбендә якташыбыз, Комыргуҗа мәктәбендә урнашкан Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе Зилә Зиннәтуллина да чыгыш ясады.
Ташкичү мәктәбендә "Милләте өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" дип исемләнгән, Мәрҗанинең 200 еллыгын йомгаклауга багышланган районара укулар булды.
Анда безнең Әтнә районнан Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе Зилә Зиннәтуллина, Комыргуҗа мәктәбенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы Ания Шәрәфетдинова үзенең укучысы белән, Олы Әтнә мәктәбеннән ана теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлара Хәбибуллина үзенең ике укучысы белән катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Очрашу турындагы тәэсирләре, ниләр сөйләве, нинди яңалык алып кайтуы белән кызыксынып Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе Зилә Зиннәтуллинага мөрәҗәгать иттем.
- Бик эчтәлекле очрашу булды. Яңалык алып кайттым дип әйтә алмыйм, без белгән мәгълүматлар. Әйбәт итеп оештырганнар. Үзем музейда саклана торган, Мәрҗанигә бәйле истәлекле экспонатлар дигән тема буенча чыгыш ясадым. Шулай ук Мәрҗани безнең якка ничек бәйләнгән шуның турында һәм хәзерге көндә үзебезнең музей эшчәнлеге турында сөйләдем. Музейдагы яңалыкларга килгәндә, 17 гыйнвар көнне Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел булды, шул уңайдан күргәзмә әзерләдек. Ризаэддин Фәхреддин Шиһабетдин Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм фикерләренең дәвамчысы булып тора, һәм шул уңайдан башлангыч сыйныфларда Ризаэддин Фәхреддиннең "Балаларга үгет-нәсыйхәт" дигән китабы буенча тәрбия сәгате үткәрдем. 29 гыйнвар көнне тарих укытучысы Сәфәров Рубис абый белән Ленинград блокадасы өзелүгә 75 булу уңаеннан укучыларга лекция-презентация күрсәттек, - дип соңгы эшчәнлекләре белән таныштырды Зилә Зиннәтуллина.
Фото музейдан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев