Бүген иртән Татфондбанк офислары ачылды
Банк бүлекчәләрендә түләүләрне кулга төшерү һәм кирәк булган банк операцияләре ясаттыру турында консультацияләр бирү мөмкинлеге була. (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Бүген сәгать иртәнге 10да "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте офислары эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. Атнаның эш көннәрендә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшли. "Банк бүлекчәләрендә кредитларны түләргә, Кертемнәрне...
Банк бүлекчәләрендә түләүләрне кулга төшерү һәм кирәк булган банк операцияләре ясаттыру турында консультацияләр бирү мөмкинлеге була.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Бүген сәгать иртәнге 10да "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте офислары эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. Атнаның эш көннәрендә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшли. "Банк бүлекчәләрендә кредитларны түләргә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан салган акчаларны алу турында һәм килеп туган башка мәсьәләләрдә консультацияләр алу мөмкин булачак", - диелә кредит оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматында.
Банкның рәсми сайтында еш бирелә торган сорауларга җаваплар бастырылган. Искәртеп үтик: 14 декабрьдән 17сенә кадәр "Татфондбанк" клиентларына хезмәт күрсәтү эшен туктатып торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев