Бик тәмле яшел аш пешерәбез
Җәмгыять

Бик тәмле яшел аш пешерәбез

Бакча хәзинәсе - кузгалак өлгергән вакыт, файдаланып калыгыз. Якыннарыгызга тәмле һәм файдалы яшел аш пешереп ашатыгыз. Моның өчен кирәк: ит шупасы, кишер, суган, бәрәңге, кузгалак. Чистарткан кишер белән суганны үзегез теләгәнчә турап майда кыздырабыз. Бәрәңгене чистартып, шакмаклап турыйбыз. Шулпага туралган бәрәңгене салып 10-15 минут пешерәбез. Кыздырган суган белән кишер өстибез....

Бакча хәзинәсе - кузгалак өлгергән вакыт, файдаланып калыгыз. Якыннарыгызга тәмле һәм файдалы яшел аш пешереп ашатыгыз.

Моның өчен кирәк: ит шупасы, кишер, суган, бәрәңге, кузгалак.

Чистарткан кишер белән суганны үзегез теләгәнчә турап майда кыздырабыз. Бәрәңгене чистартып, шакмаклап турыйбыз. Шулпага туралган бәрәңгене салып 10-15 минут пешерәбез. Кыздырган суган белән кишер өстибез. Азрак кайнатып алабыз.

Кузгалакны агып торган су астында юабыз. Кузгалак күп кирәк, чөнки ул пешкәндә кими. Ваклап туралган кузгалакны шулпага өстәп 1-2 минут пешерәбез. !әркем үзе яраткан аштәмләткечләр өсти ала. Аш әзер. Тәлинкәләргә бүлгәч пешкән йомырка, кибет каймагы, туралган яшел суган белән бизәп бирсәгез ашларыгыз тагын да тәмлерәк булыр.


Нет комментариев