Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биологлар ВИЧны башлангыч стадиясендә юк итү буенча антитәнчекләр уйлап тапкан

Антитәнчекләр булдырудагы яңа матдә аерым табигый антитәнчектән шактый куәтле һәм ул киңрәк тәэсир итәргә сәләтле. (Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). АКШ галимнәре кеше иммунодефициты вирусын башлангыч стадиясендә юк итү эшләнмәсен тәкъдим иткән. Моннан тыш, антитәнчекләр ВИЧ штаммаларының 99 процентын үтерергә сәләтле. Бу хакта "Би-би-синең рус хезмәте" хәбәр итә. Агентлык мәгълүматлары буенча,...

Антитәнчекләр булдырудагы яңа матдә аерым табигый антитәнчектән шактый куәтле һәм ул киңрәк тәэсир итәргә сәләтле.

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). АКШ галимнәре кеше иммунодефициты вирусын башлангыч стадиясендә юк итү эшләнмәсен тәкъдим иткән. Моннан тыш, антитәнчекләр ВИЧ штаммаларының 99 процентын үтерергә сәләтле. Бу хакта "Би-би-синең рус хезмәте" хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, антитәнчекләр булдырудагы яңа матдә бүгенге көндә билгеле булган аерым табигый антитәнчектән шактый куәтле һәм ул киңрәк тәэсир итәргә сәләтле. Маймылларда уздырылган тәҗрибә уңышлы чыккан: 24 сынау уздырылган маймылның берсендә генә дә инфекция барлыкка килмәгән.

Галимнәр вирусның мутациягә сәләтлелеген, кеше иммун системасына исә бер үк вакытта төрле штаммнар белән көрәшергә авыр булуын билгеләп үткән.
Матдәне клиник сынаулар 2018 елда башланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/24/148906/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев