Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтендөнья футбол көне - Әтнәдә! Урыннар билгеле

Узган атнада башланган уеннарга бүген нокта куелып, җиңүчеләр билгеләнде.

Бөтендөнья футбол көненә багышлап, узган атнада районыбызның "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә футбол ярышлары башланып китте. Бу бәйгедә алты команда катнашты.

Икесе баштагы уеннарда төшеп калып, бүгенге уенда  катнашкан дүрт команда призлы уеннарга уйнады.

Бүгенге уенның нәтиҗәсе, киеренке уеннардан соң, менә болай булды:

беренче урында - Чембулат-Сап командасы,

икенче урында -Әйшияз авылы командасы, 

өченче урында- "Затлы"командасы, 

дүртенче урында - Алат командасы.

Җиңүчеләрне һәрвакыттагыча Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчелеге бүләкләп, уеннарда катнашучыларга рәхмәт әйтте. Без дә котлыйбыз, футбол сөючеләргә уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев