Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бу чиратлар бетмәс төсле”

Район үзәк больницасына килүчеләрнең һәрберсе диярлек әйтә бу җөмләне. Больница ишегеннән килеп керәсең, әлеге вакытта ул ишек лабораториягә кертә...- чират. Ихтыярсыз кире борыласы килә. Кирәк бит, шунсыз булмый дип эчкә узасың. Һәм тагын чират! 4-5 кешелек кенә түгел алар. Ара-тирә торгынлык еллары искә төшә, талон чиратлары бар иде элек: аякөсте...

Район үзәк больницасына килүчеләрнең һәрберсе диярлек әйтә бу җөмләне. Больница ишегеннән килеп керәсең, әлеге вакытта ул ишек лабораториягә кертә...- чират.

Ихтыярсыз кире борыласы килә. Кирәк бит, шунсыз булмый дип эчкә узасың. Һәм тагын чират! 4-5 кешелек кенә түгел алар. Ара-тирә торгынлык еллары искә төшә, талон чиратлары бар иде элек: аякөсте чират торганда илнең бер төбәгеннән кереп, икенче төбәгенә чыга идек. Иртәнге сәгать өчтә чират торганда мактау сүзләре бик искә төшмәгәне мәгълүм инде... Больницада да шулайрак булып ала. Сабырлыкның да чиге бар, көтеп арган халык кабынып та киткәли, нерв җепселләре киеренке чакта күбрәк әтнәләргә эләгә... "Шушы Әтнә халкын..., бигрәк оятсыз болар, киләләр дә чират тормый кереп китәләр, син утырасың. Врачлары да шул, таныш-белешен карый... Иртәнге 7дән бирле утырабыз без дә...", "Тукта, апай, кая барасың, берәүне дә кертмим, басыгыз чиратка...", дип табибка керә торган ишеккә аркылы басучыларны күреп, ахыр чиктә көлемсерәп тә куясың... көләсе дә килә, вакыт-вакыт елыйсы да... Соңгысы күбрәктәдер.

Тынычландырып та булмый соң чиктәгене... үземә эләгә (югыйсә, мин дә алар белән чиратта утырам...) "Әнә 28 табиб бар дип язгансың, кайда соң алар, ник бөтенесе дә карамый, бөтен эшләгәне шул бер 4-5 табиб, калганнары нишли икән аның... Чакыралар үзләре, күренеп кенә булмый... кара син бу хәлне, диспансерлаштыру дип "сестралары" җитәкләп кереп китә, медосмотр дип укытучылар килә, тагын кемнәр генә юк, ник чираттан килмиләр икән болар..." - чиратта утырган авырулар кичергән хәләт шундый.

Табиблар хәләтен, аларның сәламәтлеге хакында уйлау... анысы читтәрәк кала. Бетмәс-төкәнмәс уку, белем күтәрү, аның өстенә кәгазь эше, шул арада ветераннар, участоктагы халык авырганда анда бару, аларны дәвалау; бик авыр хәлдәгеләргә чыгып йөгерү... тагын әллә никадәр таләпләр һәм аларны үтәү... Табибларны тыңлаганда, болар ничек эшләп өлгерә дә, кайчан гына стационардагы авыруларны дәвалый алалар икән, дигән уй да чагылып китә. Чагылып китә үзе, аннан соң тагын беренче планга үзебезнеке килеп баса. "Инде нишләргә, акчаны ничек җиткерергә, дарулар кыйбат. Ята калсаң, монда да барын түләп аласы... - менә сиңа бушлай медицина.... (дәвамын соңрак укырсыз)

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев