Быел уракка кайчан төшәчәкләре билгеле булды
Татарстанда урып-җыю эшләре гадәттәгедән соңрак башланачак.
(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Быел уракка төшү вакыты гадәттәгедән кичектереләчәк. ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
"Без соңгы елларда 15-18 июльдә уракка төшәргә ияләнгән идек. Быел җәйнең нинди килүенә бәйле рәвештә һәм игеннәрнең торышына карап сөйләшсәк, уракның башы августның беренче числоларына туры киләчәк", - диде Марат Әхмәтов.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев