Чембулатта - саф һавада (фотоларда)
Җәмгыять

Чембулатта - саф һавада (фотоларда)

Чембулат авыл клубы хәбәрләренә караганда, биредә бик күңелле чара уздырганнар.

"Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп укучылары белән табигатькә чыктык. "Саф һава - тәнгә дәва", диләр. Балалар да табигатьтә рәхәтләнеп уйнадылар, спорт уеннарын да үз иттеләр, табышмакларга җавап эзләделәр, чәчәкләр җыйдылар. Кыскасы, күңелле ял иттеләр", дип хәбәр итәләр.


Нет комментариев