Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр диктант язабызмы

3 ноябрьдә "Зур этнографик диктант" язабыз. Халык бердәмлеге көне алдыннан, илебезнең һәр регионында "Зур этнографик диктант" мәдәни-­агарту акциясе узачак. Быел әлеге чара халыкара статусын алды. Шуңа да үзләренең этнографик белем дәрәҗәсен Россия халкы гына түгел, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә тикшереп белә ала. «Россиянең уникаль булуы аның милли күптөрлелегендә ачык...

3 ноябрьдә "Зур этнографик диктант" язабыз.
Халык бердәмлеге көне алдыннан, илебезнең һәр регионында "Зур этнографик диктант" мәдәни-­агарту акциясе узачак. Быел әлеге чара халыкара статусын алды. Шуңа да үзләренең этнографик белем дәрәҗәсен Россия халкы гына түгел, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә тикшереп белә ала.
«Россиянең уникаль булуы аның милли күптөрлелегендә ачык чагыла. Безнең илдә 193 милләт вәкиле яши. Аларның тарихын, гадәт-традицияләрен, мәдәниятләрен без ни дәрәҗәдә беләбез? Әнә шул сорауларга җавап бирү өчен үткәрелә бу диктант. Былтыр ул беренче тапкыр узган иде. 800 мәйданчыкта, Россиядә Владивостоктан алып Калиниградка кадәр, шулай ук Төркия һәм Швейцариядән 90 мең кеше катнашты анда. Акцияны хуплап каршы алдылар, бик күп уңай фикерләр ишеттек. Шуңа да диктантны ел да үткәрергә кирәк дигән фикергә килдек. Теләге булган һәркемне әлеге чарада катнашырга чакырабыз», - дип билгеләп китте милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.
Диктантта теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен яшәү урынына карамастан, аны язу буенча төбәк мәйданчыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәйданчыкларның адресын www.miretno сайтында, яки агентлыгының www.fadn.gov.ru сайтында, шулай ук социаль челтәрдәге "Зур этнографик диктант" группасында табарга мөмкин. Акциягә нәтиҗәләр Россия Федерациясе Конституциясе көнендә - 12 декабрьдә ясалачак.
"Зур этнографик диктант"ны оештыручы булып милләтләр буенча федераль агентлык һәм Удмурт республикасы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев