Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диләрә Әхмәдуллина Сөмбелә бәйгесе җиңүчесе

Түбән Көек төп мәктәбе "Сөмбелә-2017" бәйгесе үткәрде. Традиция буенча биредә үткәреләсе кечерәк бәйрәмнәр жирәбә буенча сыйныфларга бүленеп бирелә икән. Бу юлы Сөмбелә" бәйрәмен 6 сыйныфка үткәрү йөкләнә. Чулпан Зарипова җитәкчелегендәге сыйныф эшне җиренә җиткереп башкара. Төрле ярышлар, җыр-бию, сынамышлар белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килә. Бигрәк тә милли,...

Түбән Көек төп мәктәбе "Сөмбелә-2017" бәйгесе үткәрде.

Традиция буенча биредә үткәреләсе кечерәк бәйрәмнәр жирәбә буенча сыйныфларга бүленеп бирелә икән. Бу юлы Сөмбелә" бәйрәмен 6 сыйныфка үткәрү йөкләнә. Чулпан Зарипова җитәкчелегендәге сыйныф эшне җиренә җиткереп башкара. Төрле ярышлар, җыр-бию, сынамышлар белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килә. Бигрәк тә милли, элеккеге җырларны башкару да укытучылар да читтә калмый. Әлеге бәйрәмгә укучылар үз куллары белән төрле композицияләр дә эшләп киләләр.

Ә "Сөмбелә - 2017" титулына 9 сыйныф укучысы Диләрә Әхмәдуллина лаек була. Афәрин түбәнкөеклеләр!

Фото Түбән Көек төп мәктәбе сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев