Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасының милләтләр эше комитеты рәисе фикеренчә, Татарстанда татар теленә укыту мәҗбүри калырга тиеш.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Дәүләт Думасының милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов татар теле мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиеш, ул ата-аналар карамагында булырга тиеш дигән фикер дөрес түгел дип саный. Әмма ул укыту программаларын, сәгатьләрен үзгәртергә кирәк, ди. Бу хакта Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"...

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Дәүләт Думасының милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов татар теле мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиеш, ул ата-аналар карамагында булырга тиеш дигән фикер дөрес түгел дип саный. Әмма ул укыту программаларын, сәгатьләрен үзгәртергә кирәк, ди. Бу хакта Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.

Рус балаларының гына түгел, татарларның да татарча укырга теләмәгәнен күреп торабыз", - ди депутат, шул сәбәпле, бу вәзгыятьтә ныклы карар кабул итәргә кирәк. Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, бөтен көчне балалар бакчаларына һәм башлангыч мәктәпкә юнәлтергә кирәк. "Рус балаларына мәктәпкәчә чорда, башлангыч классларда татар телен өйрәнү программаларын арттырырга кирәктер. Катлаулы түгел, ә кызыклы, җәлеп итә торган, уйнау формасындагы методикалар кирәк", - диде ул.

"Укып бетергәндә, рус балалары аралашу дәрәҗәсендә белеп чыгалар икән, бу бик дөрес булачак. Телне өйрәнү, аның белән кызыксыну балалар бакчасыннан башлана, мәктәптә генә тырышкан булып, без бернинди нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз, без моны күрдек инде", - дигән фикердә депутат. Аның фикеренчә, катлаулы грамматика өйрәнүдән баш тартырга кирәк. "Икенче класстан грамматика бирүне мин дөрес дип санамыйм, чөнки ул кыенлык тудыра һәм телдән кире этәрә. Татар балаларына грамматиканы дүртенче класстан укыта башларга кирәк. 10-11 классларда татар телен укымыйлар, ул профильле гимназияләрдә генә калырга тиеш", - дигән фикерләре белән уртаклашты ул.

Шул ук вакытта депутат татар телен укыту ата-аналар ирегендә генә булырга тиеш дигән фикер белән килешмәвен әйтте. "Телне дәүләт теле буларак укыту мәҗбүри булырга тиеш. Ирекле дигән сүз булырга тиеш түгел", - ди Илдар Гыйльметдинов.

Илдар Гыйльметдинов белән интервьюның тулы вариантын Интертат сайтында укырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/20/148636/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев