Дәүләт символлары турында
Район прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында дәүләт символларына кагылышлы, шулай ук белем бирү бюджет оешмаларының һәм муниципаль берәмлекләренең эшчәнлеге турындагы федераль закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм закон бозу очраклары ачыкланды. 25.12.2000 елда кабул ителгән "Россия Федерациясе дәүләт гербы турындагы" Федераль конституцион законда таләп ителгәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт гербы...
Район прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында дәүләт символларына кагылышлы, шулай ук белем бирү бюджет оешмаларының һәм муниципаль берәмлекләренең эшчәнлеге турындагы федераль закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм закон бозу очраклары ачыкланды.
25.12.2000 елда кабул ителгән "Россия Федерациясе дәүләт гербы турындагы" Федераль конституцион законда таләп ителгәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт гербы Россия Федерациясе Президенты администрациясе, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы вәкаләтле вәкиллекләре, башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты, Россия Федерациясе Югары суды каршындагы суд департаменты, Россия Федерациясе кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, Россия Федерациясе Хисап палатасы, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе, Россия Федерациясе Үзәк банкы бланкларында бер генә төсле вариантта бастырыла. 1999 елның 14 июлендә кабул ителгән 2284 санлы "Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында" (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән)гы Татарстан Республикасы законы Татарстан Республикасы Дәүләт гербы рәсеменең Татарстан Республикасы Дәүләт советы һәм аның органнары, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм дәүләт комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына караган бүтән органнарының, Татарстан Республикасы Конституцион суды, Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары, Татарстан Республикасы, Дәүләт советы, Министрлар кабинеты, Үзәк сайлау комиссиясе аппаратлары, Татарстан Республикасының даими вәкилләре печатьләрендә һәм бланкларында, Татарстан Республикасы идарә һәм дәүләт хакимияте органнары тарафыннан бирелүче документларда куелуын таләп итә. Алда күрсәтелгән закон нигезендә, җирле үзидарә органнары печатендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гербы рәсеме куелырга тиеш хакимият органнары исемлегенә кертелмәгән. Шуңа да карамастан, прокуратура тикшерүе күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Олы Әтнә урта мәктәбе", "Күәм урта мәктәбе" кебек бюджет белем бирү муниципаль оешмалары бланкларында Татарстан Республикасы Дәүләт гербы рәсеме сурәтләнгән. "Әтнә муниципаль районы" муниципаль оешмасының башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге дәүләт символларын закон бозып кулланылуы ачыкланды. Моңа охшаш закон бозулар Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль оешмалары эшчәнлегендә дә барлыгы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры тарафыннан "Россия Федерациясе дәүләт гербы" турындагы Федераль конституцион законы, "Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы" Татарстан Республикасы законы таләпләрен үтәүдә булган кимчелекләрне бетерү буенча кичектергесез чаралар күрү турында күрсәтмәләр кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев