Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Егыла-егыла китте...”

Кичә Ары мәдәният йорты каршында Кышны озатып, Язны каршы алырга килүчеләр, "Нәүрүз" бәйрәме соңында Кыш бабайның китүен көлеп тә, мәзәк итеп тә сөйлиләр. "Раил абыйга китүе читен булгандыр инде,"- дип тә куялар. Анысы - Кыш бабай булып киенүче Раил Вәлиев. "Их, карачкысы әрәм булды, шуундый матур иде. Фидаил абый Кадимов...

Кичә Ары мәдәният йорты каршында Кышны озатып, Язны каршы алырга килүчеләр, "Нәүрүз" бәйрәме соңында Кыш бабайның китүен көлеп тә, мәзәк итеп тә сөйлиләр. "Раил абыйга китүе читен булгандыр инде,"- дип тә куялар. Анысы - Кыш бабай булып киенүче Раил Вәлиев.

"Их, карачкысы әрәм булды, шуундый матур иде. Фидаил абый Кадимов аны бик матур итеп ясаган, ут төртеп яндырганда жәлләдек тә үзен. Ә менә боткасы тәмле булды"- дип искә алалар.

  • Бөтен шартын китереп пешердек. Үзебез генә ашап калмадык, кошларга да ботка салдык. Яз килсен. Имин язлыр булсын, дип тә теләдек ", - дип сөйлиләр әлеге чараны оештыручылар. Амиин, шулай булсын.

Ә уеннары... Ниндиләре генә юк. Катнашучылары сокландыра. Килгән халык карап кына торса. Бу бәйрәмнең бер кызыгы да булмас иде. Юк, алар йөгерә-йөгерә уйныйлар... Туңганы, хәер туңарга вакыт булдымы икән?..

Самовар чәе белән сыйландылар. Квадратциклга кадәр бар иде бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев