Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елмаюы - дәва!

Үзебезнең доктор! Замана сәерләнеп бара, кыйммәтләнеп бара. Язылмаган кешелек кыйммәтләре сикереп кенә үтелгән күк. Көннән-көн акча кабаласына эләгәбез. Авырып китсәң бу бигрәк тә сизелә. Бушлай дәваланырмын димә. Кайсы табибка күренергә белми интегә күпләр. Авыл халкының сөйләменә игътибар итсәң, исең китә, шул ук вакытта "Халык әйтсә, хак әйтә", дигәне дә бар....

Үзебезнең доктор!

Замана сәерләнеп бара, кыйммәтләнеп бара. Язылмаган кешелек кыйммәтләре сикереп кенә үтелгән күк. Көннән-көн акча кабаласына эләгәбез. Авырып китсәң бу бигрәк тә сизелә. Бушлай дәваланырмын димә. Кайсы табибка күренергә белми интегә күпләр. Авыл халкының сөйләменә игътибар итсәң, исең китә, шул ук вакытта "Халык әйтсә, хак әйтә", дигәне дә бар. "Тегесе белми, монысы карамый..." - анысын башыңа төшкәч кенә аңлыйсың...

Ә без, Электро урамында яшәүчеләр, ни булса да Наилә Илфар кызына мөрәҗәгать итеп киңәшләшәбез. Шулай гадәтләнелгән, ышанабыз аңа, хөрмәтебез дә, яратуыбыз да ике урам халкы әйткән "Безнең доктор" дигән сүзгә сыеп бетә. Хөрмәтебез ике яклы һәм күптәннән килә.

Район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бүлеге фельдшеры Наилә Хәкимова - Электро , Радио урамнарына шефлык итә дибез без яратып. Диспансерлаштыру үтәсе булса да, берәр чарага аңлату эше алып барасы булса да, Наиләбез балкып килеп керә. Аңлатасын аңлата, сөйлисен сөйли, хәлебезне белешә, кирәк булса ярдәм күрсәтә. Урамыбызда яшәүчеләр аңа ничек мөрәҗәгать итәсен дә яхшы белә. Чөнки ул үзенә кирәккән чакта гына түгел, башка вакытта да хәлебезне белергә вакыт таба. Ничек җитешә, эше, тормышы, гаиләсе, үзебез дә аптырыйбыз. Үзеннән сорасак елмаеп, "Мин дә сезне яратам, һәр әйткән сүземне тыңлыйсыз, хәтта телефоннан дәшүемә дә йөгереп килеп җитәсез, сез үзегез бик әйбәтләр, сәламәт кенә булыгыз",- ди. Без дә аңа сәламәтлек телибез.

Олы Әтнәдә туып үсеп, Олы Әтнә мәктәбен 1985 елда тәмамлап, Казан медицина училищесында белем алганына да 30 елдан арткан инде Наиләбезнең. Һәм шул гомер халык сәламәтлеге сагында ул. Сәламәт булып озак еллар эшләргә насыйп булсын. Аның елмаюлы карашы - үзе дәва. исән-сау эшләсен.

Флера Саттарова,

Олы Әтнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев