Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эремчек запеканкасы

Эремчек запеканкасы һәркемгә балалар бакчасыннан ук таныш, бүген дә күпләрнең яратып ашаган ризыгы. Запеканка өчен: 1 пачка ванилин, 500 г эремчек, 1 бал калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан кефир, 2/3 стакан шикәр комы, ярты стакан манный ярмасы, 5 йомырка. Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. Йомыркаларның сарысын...

Эремчек запеканкасы һәркемгә балалар бакчасыннан ук таныш, бүген дә күпләрнең яратып ашаган ризыгы.

Запеканка өчен: 1 пачка ванилин, 500 г эремчек, 1 бал калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан кефир, 2/3 стакан шикәр комы, ярты стакан манный ярмасы, 5 йомырка.



Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз.



Йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз.



Йомырка сарысын, эремчек, көпшәкләндергеч, манный, кефир һәм ванилинны яхшылап болгатабыз.



Аерым йомырканың агын аз-азлап шикәр комы салып болгатабыз һәм эремчек массасына салабыз, ләкин артык каты болгатырга ярамый.



Майланган табага эремчек массасын салабыз һәм 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев