(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Физик мөмкинлекләре чикләнгән абитуриентлар хәзер югары уку йортының кабул итү комиссиясенә инвалидлык турында белешмә генә тапшырырга тиеш. Элек исә медицина социаль-экспертиза нәтиҗәсен комиссиягә тапшыру мәҗбүри булган.
Бу хакта бүген Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
Моннан тыш, РФнең Илкүләм гвардия хәрбиләре һәм аларның балалары да быелдан югары уку йортына ташлама белән керүчеләр исемлегенә кертелгән.
Нет комментариев