Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары турында: Сез – халыкка хезмәт итүчеләр

"Сезнең халыкка тәэсирегез зур", - дип белдерде парламент башлыгы.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Сез хакимияткә түгел, халыкка хезмәт итүчеләр", - дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда.

"Субъектлардагы төрле дәрәҗә хакимиятләргә хакыйкатьне матбугат аша җиткерергә кирәк. Без барлык газета-журналларны карап, күзәтеп барабыз. Без халыкны борчыган сорауларны белергә тиешбез. Минтимер Шәрипович Шәймиев "телевизион тапшыруларны тыңларга, карарга иренмәгез - бу халык сүзе" дия иде. Әмма газета яки Интернет битләрендә кешеләрнең бер-берсенә каршы килүе, дошманлык дөрес әйбер түгел, бу - җинаятьчел гамәл. Сезнең халыкка тәэсирегез зур. Кемдер ышанырга да мөмкин бит. Шушы мәгълүматны аннары алга таба таратачак. Республикада без шушы әйберләрдән тайпылуга ирештек. Безнең массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан Республикасында алга таба хакимиятнең төрле буыннарының бердәм булып, акыллы карарлар табу максатын күздә тотып эшли", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе массакүләм мәгълүмат чаралары редакторларының Татарстан Республикасында үз коллективлары белән идарә итүче аеруча абруйлы кешеләр булуын билгеләп узды. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге югары бәяләнүен билгеләп узды. "Сез - хакимияткә түгел, халыкка хезмәт итүчеләр. Сез үз тирәгездә яза, күрсәтә белә торган фикердәшләрне туплыйсыз. Бу рупорны файдага кулланырга кирәк. Беркем үз халкына начарлык теләми бит. Илдә бер генә андый җитәкче дә юк. Бәлки, кемнеңдер эше яхшырак барырга гына мөмкин", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/28/155162/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев