Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Оппозиция конструктив булырга тиеш

Дәүләт Советы Рәисе үзенең һәрвакыт күппартиялелек яклы булуын билгеләп узды.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Оппозиция сәяси яктан ышанычлы, куелган бурычларны хәл итү юлларын эзләү мәсьәләсендә конструктив булырга тиеш. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда шулай дип белдерде.

Республикада куәтле сәяси оппозиция булмау турындагы сорауга җавабында ул : "Мин һәрвакыт күппартиялелек яклы булдым. 42 партия вакытында да, хәзер теркәлгән 76 партия чорында да, ә алар сәяси процесста аз катнаша", - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, оппозиция дөрес булырга, теләсә нинди парламентта тәкъдим ителгән булырга тиеш. "Мин, 90 нчы елларда Югары Советта тормыш тәҗрибәсе узган кеше буларак, бу хакта ышанычлы төстә әйтә алам. Теләсә нинди парламентта ул булырга тиеш. Чәчелгән хәлдә партия вәкилләре парламентка уза алмый. Сәяси яктан ышанычлы, куелган бурычларны хәл итү юлларын эзләү мәсьәләсендә конструктив оппозиция булырга тиеш.

Фәрит Мөхәммәтшин, оппозициягә берләшеп, законнар буенча эшләргә кирәклеген билгеләп узды. "Закон кабул иткәндә дә, кешеләр кабул итәрлек закон булырга тиеш. Шуңа күрә башка кеше тавышы, оппозициядән альтернатив фикер булу, әлбәттә, кирәк. Нәрсәдәндер сайларга кирәк бит. Бәлки, алар чыннан да мәгънәле тәкъдимнәр кертәдер", - дип белдерде парламент рәисе.

"Мин оппозиция яклы, конструктив, вакыты белән кискен фикерләр яклы. Оппозицияне ишетмәү беряклы гына законнар һәм карарлар кабул итү дигәнне аңлата. Әмма ул конструктив булырга тиеш", - дип тагын бер кат ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/28/155156/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев