Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газ өчен ничек түләргә?

"Газ өчен түләү квитанциясен ай ахырында гына китерәләр. Шуның аркасында субсидияне вакытында алып булмый. Райгазның үзендәге кассаны бетерделәр, нәтиҗәдә почтада болын буе чират. Боларына тагын бер яңалык өстәлде - хәзер ике төрле итеп түләргә мөмкин икән: счетчик күрсәтмәсе буенча яки ПНН нигезендә, диләр. Аңлатып языгыз әле. "Әтнә таңы"на һәрдаим язылам,...

"Газ өчен түләү квитанциясен ай ахырында гына китерәләр. Шуның аркасында субсидияне вакытында алып булмый. Райгазның үзендәге кассаны бетерделәр, нәтиҗәдә почтада болын буе чират. Боларына тагын бер яңалык өстәлде - хәзер ике төрле итеп түләргә мөмкин икән: счетчик күрсәтмәсе буенча яки ПНН нигезендә, диләр. Аңлатып языгыз әле. "Әтнә таңы"на һәрдаим язылам, соравымны кире какмассыз дип өметләнәм".
Бу хакта райгаз җитәкчесе һәм белгечләре белән дә сөйләштек, интернет челтәрендә төрле документларны да актардык. Ә җавап түбәндәгечә.
Безнең райгаз "Газпром трансгаз Казань" оешмасына буйсына. Югарыда сез санап узган барлык яңалыклар да шул оешма күрсәтмәсе нигезендә башкарыла, берсен дә безнең райгаз уйлап тапмаган. Һәр яңалыкка аерым туктап узыйк.
1) Дөрестән дә, хәзер квитанцияне ай ахырында гына китерәләр. Кайбер авылларда аны киләсе ай башында гына алалар. Сәбәбе - бик гади. Закон нигезендә нәкъ шулай тиеш: узган ай өчен хәзерге айның 20нче числосына кадәр түлибез хәзер. Димәк, субсидиягә бу тамчы да комачауламый.
2) Райгазда касса бетерелде үзе, әмма анда "Терминал" эшли. Анда эшләүчеләр түләргә килүчегә ярдәм итәләр. Бер кыенлыгы бар - тие­ненә кадәр "сдача"ны кайтарып бирми бу агрегат, әмма алдагы айда "перерасчет" ясый. Әлбәттә, почтада да түләргә була. Мондагы чират та вакытлы күренеш булыр мөгаен. Чөнки, компьютердан "Гос­услуги" аша түләү гаять җайлы. Каядыр барасы юк, чират торырга кирәкми - кыскасы, вакыт та янга кала, нерв чыгып та азапланмыйсың. Өйрәнегез, газ өчен генә түгел, барлык түләүләрне дә шулай башкарырга була. Дөрестән дә, почталар саны кимегәннән кими. Бүгенге көнгә райондагы 8 авылда почтальон юк. 20 % авылларда, ягъни, барлык авылларның биштән берендә почта ташучы юк!
3) Квитанция килүчеләр инде беләләрдер - ике ысул белән түләргә була. Бәхәссез, йортың бик кечкенә булса һәм күп якмасаң гына ПНН буенча түләү отышлырактыр, бәлки. Монысы да факт түгел. ПНН - ягъни, "планово нормативное начисление"не куллансаң, барлык ПНН кулланучылар яккан газ өлеше 12 айга бүленә һәм уртача айлык түләү килеп чыга.
4) Менә монда бик хәтәр бер мизгел бар: әгәр дә айның 20нче числосына кадәр райгазга 2-21-20 телефон номеры буенча шалтыратып счетчик күрсәтмәсен әйт­мәсәгез, автомат рәвештә сезгә карата нәкъ менә шул ПННны кулланалар. Бу хакта квитанциядә дә язылган. Ә моңарчы шалтыратып әйтәсе юк иде, узган ел күпме якканыгызны чамалап квитанциягә үз­ләре язып тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев