Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ХӘБӘРЧЕЛӘР БЕЛӘН ОЧРАШТЫК

Җомга көнне газетабыз оешкан көннән бирле безнең ярдәмчеләребез булган, өлкәннәр белән беррәттән бүгенге көндә дә безгә зур ярдәм күрсәткән актив хәбәрчеләребезне эшлекле сөйләшүгә чакырдык.

Хәбәрче кем соң ул? Ара-тирә шундый сорау сездә дә туа торгандыр. Хәбәрче - иң элек редакция коллективының ышанычлы, мәкаләләр язып сыналган, аңа таянып була торган дусты. Менә шул сыналганнарга без үзебез өлгермәгәндә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәбез, шул авылда үткән чарага үзебез урынына аларны җибәрәбез, алар хакында алдан оештыручыларга әйтеп куябыз. Алар безгә фотосы белән бергә язган мәкаләләрен икенче көнгә үк әзерләп җибәрәләр. Күргәнегезчә, бу хәбәрчеләр безнең белән бер дәрәҗәдә эшләүче һәм матбугат эшеннән хәбәрдар кешеләр. Тик зур аерма бар, без хезмәт хакына, ә алар бушка эшли - болар безнең үз хәбәрчеләребез. Бар тагын мәкаләләр язучылар. Аларга без эш кушмыйбыз, алар үзләре безнең белән элемтәгә кереп, сорашып, кызыксынып мәкалә язалар, без аларның язмаларын да газетага басабыз. Берничә ел дәвамында шулай эшләүчеләр бар - болар да безнең хәбәрчеләребез. Алар арасыннан сыналганнарын, өйрәнгәннәрен алда әйтелгән хәбәрчеләр рәтенә аерып алабыз. Бар тагын газетага язучылар. Аллага шөкер, күп безнең язучыларыбыз, хәбәрчеләребез, үз хәбәрчеләребез, саный китсәк, 6-7 дистә тирәсе булыр. Менә шулар арасыннан 20 кешене: Мөршидә апа Ваһапаова (Ябынчы, 85 яшь!), Назгөл апа Садриева (Бәрәскә), Гомәр абый Шакиров (Иске Җогып), Равил абый Җәләев (Ары), Хәйдәр абый Галәвиев (Кече Әтнә), Илсур абый Шакиров (Олы Мәңгәр), Рәйсә апа Зарипова (Кышлау), Җофар апа Вәлиева (Олы Әтнә), Мингазиз Зиннәтов (Олы Әтнә), Фидаил Кадимов (Ары), Равил Садриев (Күәм), Җәүдәт Мәгъсүмов (Олы Әтнә), Шәүкәт Рәхимов (Алабуга), Мөнир Шакиров (Күшәр), Гөлнара Корбанова (Яңа Шашы), Алия Гайнетдинова (Күңгәр мәктәбе, 7 сыйныф укучысы), Диләрә Батршина (Күлле Киме, ПФУ студенты), Эшләп киткән мөхәррирләребез Марс абый Шиһапов, Марат Хәбибуллинны, Фердинант абый Гайсинны үзебезгә, чәй табыны артына дәштек. Уртага салып сөйләшер, киңәшләшер сүзләр дә байтак җыелган иде. Аннан бигрәк хәбәрчеләребезгә безне ярдәмнәреннән ташламаган өчен рәхмәт әйтәсебез килде. Без генә түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Гыйльметдин улы Мәрдәнов та бик актив 8 хәбәрчебезгә - Мөршидә Ваһапова, Назгөл Садриева, Илсур Шакиров, Шәүкәт Рәхимов, Фидаил Кадимов, Равил Садриев, Мөнир Шакиров, Алия Гайнетдиновага "Рәхмәт хаты" тапшырды. Анда "Әтнә таңы" - районыбызның көзгесе, яшәеше­без, уңыш­­ларыбыз, кимчелек­ле якларыбыз - берсе дә читтә калмый. Газетаны укып горурланабыз, куанабыз, кайгырабыз, мәгълүмат туплыйбыз. Ә аны газета хезмәткәрләре белән беррәттән Сез дә әзерлисез, хөрмәтле хәбәрчебез. Язып торыгыз!.." дигән юллар бар.

Ничек үткәнен дә бе­лә­сегез киләдер, артык куп­шы түгел. Җыйналганнан соң (килмәүчеләр дә булды), табыннар артына утырдык. Иң элек Хәйдәр бабай Коръән укып багышлады. Редакторыбыз Гөлнар Равил кызы сүз алып, хәбәрчеләрне Матбугат көне белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Рәсми өлеш, бүләкләүләрдән соң, үзара сөйләштек аңлаштык, бертуганнар кебек гапләштек. Алдан алы программалар төзелеп, сценарий язылып үткәрелгән чара булмады ул. Язылышы да, әйтелеше, килеп туган мәсьәләсе дә, хәл ителеше дә әнә шунда булды. Алдагы яшәешебез дә онытылмады. Һәркемгә үз сүзен әйтергә мөмкинлек туды. Яшьләр өлкәннәр тәҗрибәсен өйрәнде. Равил Садриев өлкән хәбәрчеләребезгә, очрашуны оештырган өчен безгә рәхмәтен җиткерде. "Сез исән-сау булып язып торыгыз, без сездән өйрәник, бергәләп эшләргә язсын, мондый сөйләшү бик кирәк иде..." - диде. Фердинат абый Гайсин дә хәбәрчеләребезне бәйрәм белән котлап, үзенең китапларын, 50 җыры кергән MP3 форматындагы дисклар өләшеп, "Хезмәтегез бик зур, газетаны бик яратып укыйм, Казанда миннән алып та укыйлар әле", - дип рәхмәтен җиткерде.

Менә шулай аралаштык, киләчәктә дә мондый очрашуларны үткәрерлек мөмкинлекләр булып, бар­чагызны җыйнарга язсын иде.

Һәркайсыгызга без бик рәхмәтле. Сәламәт кенә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев