Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хастаханәдә тентү үткәрделәр

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Республика клиник офтальмология хастаханәсе хезмәткәрләрен мошенниклыкта гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре хастаханәдә аларга дәүләт гарантияләре...

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Республика клиник офтальмология хастаханәсе хезмәткәрләрен мошенниклыкта гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре хастаханәдә аларга дәүләт гарантияләре программасы буенча килгән пациентлар белән өстәмә хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзелүен ачыклаган. 500дән артык шундый килешү төзелгән.

Килешүләр буенча хезмәт күрсәтелгәннән соң офтальмология хастаханәсе хезмәткәрләре Татарстанның мәҗбүри медицина иминияте фондына ялган рәсми документлар тәкъдим иткән. Алар буенча иминият компанияләре хастаханәгә түләүле хезмәтләр бәясен түләгән.

ТР Тикшерү комитеты әлеге уңайдан аеруча зур күләмдәге мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләрне арттыру турында җинаять эше кузгаткан.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/02/159066/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев