Thomson Reuters Foundation хәйрия оешмасы гүзәл затлар өчен иң куркыныч булган мегаполислар исемлеген төзегән. Беренче урында - Каир, икенче урында - Карачи, өченче урында Конго башкаласы булган Киншаса шәһәре.
Хатын-кызлар өчен куркыныч мегаполислар исемлеген берничә факторга нигезләнеп төзегәннәр. Көчләүләр саны, икътисади мөмкинлекләр, хатын-кызларга белем алу мөмкинлеге, ирексезләп кияүгә бирү һ.б. исәпкә алынган.
Исемлекнең дүртенче бачкычында Индия башкаласы - Дели һәм Перу башкаласы - Лима. Мәскәү 16 нчы баскычны алып тора.
Чыганак http://tatar-inform.tatar/
Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы
Нет комментариев