Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Хек"ны духовкада пешерү

"Вконтакте" битендә Казак Үртәменнән Резеда Хәйруллина "Хек" балыгын пешерү рецептын тәкъдим иткән. "Балыкны башта юдым, чистарттым, икегә ярып, кылчыкларыннан, урта сөягеннән арындырдым, җәеп салдым. Эченә тоз, борыч сиптем. Өстенә ак май кискәләп куйдым һәм җәеп салган балыгымны, каплап кире үз хәленә кайтардым. Аннан пычак белән кискәләп лимон "кыстырдым". Янына бәрәнге,...

"Вконтакте" битендә Казак Үртәменнән Резеда Хәйруллина "Хек" балыгын пешерү рецептын тәкъдим иткән.

"Балыкны башта юдым, чистарттым, икегә ярып, кылчыкларыннан, урта сөягеннән арындырдым, җәеп салдым. Эченә тоз, борыч сиптем.
Өстенә ак май кискәләп куйдым һәм җәеп салган балыгымны, каплап кире үз хәленә кайтардым. Аннан пычак белән кискәләп лимон "кыстырдым". Янына бәрәнге, суган да салдым. Әнә шулай фольгага төреп 200 гр мичтә озак итеп, сәгать ярым пешердем. Әллә озак көттереп тордым, әллә ачыкканнар иде, кыскасы балыгымнан җилләр исте.
Дуслар, сездән дә тәмле рецептлар көтеп калабыз, бергәләп өйрәник", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев