Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хәсрәт көне ул...”

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәтер көне. Истәме ул, онытылмаганмы? Олыларның үзәген өзгән бу көнне яшь буын искә аламы, беләләрме алар аны? Зөлфирә Шәрәфиева, Олы Мәңгәр авылы: - 22 июнь - сугыш башланган көн. Әбиләр сөйләве буенча хәтерлим. Үзәккә үткәреп сөйли белгәнгәме, хәтергә нык уелган. Ул көн...

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәтер көне. Истәме ул, онытылмаганмы? Олыларның үзәген өзгән бу көнне яшь буын искә аламы, беләләрме алар аны?

Зөлфирә Шәрәфиева, Олы Мәңгәр авылы:

- 22 июнь - сугыш башланган көн. Әбиләр сөйләве буенча хәтерлим. Үзәккә үткәреп сөйли белгәнгәме, хәтергә нык уелган. Ул көн иртәсе кояшлы булган, тик мин аны болытлы кара көнгә охшатам. Бөтен илгә кайгы-хәсрәт алып килгән көнне кояшлы итеп күрә алмыйм. Әбиләр урынына үземне куеп карыйм. Ходай күрсәтмәсен, күз алдыма да китерә алмыйм. Без урта буын, бездән соң килүче буыннар бик белмидәдер бу көнне, белсәләр һәйкәлләрне җимермәсләр, "мәңгелек ут" янәшәсен мәсхәрәләмәсләр иде. Кызганыч, андый вакыйгалар да булып тора. Тәрбия эше алып барырга кирәк дип саныйм. Бу көн онытылырга тиеш түгел.

Нурания Батталова, пенсионер, Күәм авылы, элеккеге тарих укытучысы:

- Хәтер көне бу! Бер оныгымның туган көне, онытылырлык түгел. Дөньяны кара болыт каплаган көн. Бер Россиягә генә килгән кайгы түгел. Истә тотабыз, ветераннарны зурлыйбыз, хәтта аларның оныклары да хөрмәттә. Тылда эшләүчеләр дә онытылмый, шулай булырга тиеш. Тик бер үкенеч бар: сугышта үлеп калганнар, балалары ятимлектә үскәннәр онытыла. Аларның каберләре дә билгеле түгел. "Совет дәүләте безнең балаларга кадер күрсәтмәде, хәерчелектә үстеләр, бер ташлама, әле дә игътибар юк", дип рәнҗеп ята алар. Шуңа күрә илебез алга китә алмый. 9 май да сугыштан исән-сау кайтканнар өчен генә бәйрәм. Әтисез үсүчеләр өчен хәсрәт көне. Аллага шөкер, минем әтием исән-сау кайтты. Тик без, әнә шуңа гарьләнеп яшәүче, "әти" дип әйтергә тилмергән, ятимлектә, әтисез үскән балалар янәшәсендә гомер иттек. Үлгәннәрнең оныклары да ветераннарның оныклары кебек кадерле булырга тиеш иде. Чит дәүләт болай эшләми. Ул иң элек дәүләтен саклап, сугышта ятып калганнарның балаларын, аларның киләчәген кайгырта. Ул шулай булырга тиеш тә. Әле соң түгел!

Гүзәл Сабирҗанова, Түбән Көек мәктәбе укытучысы:

- Иртәгә - Хәтер көне. Олылар гына түгел, балалар да белә. Безнең мәктәп яны лагерена I-IV сыйныфта укучы балалар йөри. Ул көнне "Хәтер көне"нә багышланган чаралар үткәрәбез, су­гыш башлану турында сөйлибез, пре­зентацияләр була. Тәрбия чаралары шул тематика белән бәйле. Башка ел­ларда да билгеләп үтә идек, сугыш ветераннары белән очраштык. Игътибар белән тыңлыйлар. Онытмыйлар.

Сөрткәнгә карап кибәме күз яше? Юк кипми. Йөрәкләрнең түрендә бу көн. Гел сыкрап, тыныч көннәрнең, гомернең кадерен белеп яшәргә өйрәтә. Кабат күрергә язмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев