Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң беренче Сабан туе – Күңгәрдә!

Рамазан аенда безнең Күңгәр мәчете янында бик матур бәйрәм булып узды. Татарстан халкыннан аермалы буларак, безнең авыл Сабантуйны беренчеләрдән булып үткәрергә кирәк дигән карарга килде. Ул гади генә бәйрәм түгел, ә мәчет янында үткән дини балалар сабан туе иде. Алдан ук белдерүләр эленеп куелды. Сәгать 14:00 дә мәйданга балалар белән...

Рамазан аенда безнең Күңгәр мәчете янында бик матур бәйрәм булып узды. Татарстан халкыннан аермалы буларак, безнең авыл Сабантуйны беренчеләрдән булып үткәрергә кирәк дигән карарга килде. Ул гади генә бәйрәм түгел, ә мәчет янында үткән дини балалар сабан туе иде.

Алдан ук белдерүләр эленеп куелды. Сәгать 14:00 дә мәйданга балалар белән бергә әби-бабайлары, әти-әниләре, апа-сеңелләре дә килгән иде. Сабантуй Коръән укып, дога кылу белән башланды. Уен программасы да бик кызыклы, күңелле үтте. Уеннар белән бергә үрелеп җыр-биюләре дә барды. Кемнәрдер стаканга су тутырып йөргәндә, кемнәрдер җырлады, шигырь сөйләде. Шул вакыт футбол уйнатабыз дигәч, тиз генә арада 6-12 яшьлек малайлар төркеме үзләренең футбол командасын туплап, туп тибеп алдылар. Ә бераздан бер төркем бала үзләре белгән Коръән сүрәләрен, догаларын яттан Рубис Хәзрәткә сөйләделәр. Кыскасы, һәр баланың үз "эше" бар иде. Озакламый малайлар аерым, кызлар аерым аркан тартышып уйнадылар. Малайлар исә ике тапкыр тарткач, уен бетте. Ә менә кызлар арасында көч сынашулары бик кискен барды. Мәйдан буш тормады: балалар биеп, җырлап, уйнап тордылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кыскасы, Рамазан аенда Күңгәр мәчете һәм мәдәният йорты оештырган балалар Сабан туе бик күңелле һәм файдалы үтте. Бу бәйрәм чынлап та, балалар өчен күпкә истә калырлык көн булып кереп калгандыр. Бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән Абдуллаҗанов Рәшит абыйга да бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әйдәгез, балаларга күбрәк бәхет өләшик, дингә якынайтыйк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев