Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы язмага – бүләк (нигезләмә)

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм "Әтнә таңы" редакциясе белән берлектә "Әтнәм минем - гүзәл ягым" исеме астында мәкаләләргә бәйге игълан итә. Әлеге бәйгедә өч этапта уза һәм 2 яшь категориясе буенча үткәрелә. Ул быелның 1 декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр мәкаләләрен редакциянең atnatani@mail.ru...

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм "Әтнә таңы" редакциясе белән берлектә "Әтнәм минем - гүзәл ягым" исеме астында мәкаләләргә бәйге игълан итә. Әлеге бәйгедә өч этапта уза һәм 2 яшь категориясе буенча үткәрелә. Ул быелның 1 декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр мәкаләләрен редакциянең atnatani@mail.ru электрон почтасына сала, яисә редакциягә китерә ала. Сездән кызыклы мәкаләләр көтеп калабыз. Бәйгенең нигезләмәсе белән atnya-rt.ru сайтыннан таныша аласыз.

"ӘТНӘМ МИНЕМ - ГҮЗӘЛ ҖИРЕМ" БӘЙГЕСЕ

НИГЕЗЛӘМӘ

I. НИГЕЗЛӘМӘНЕҢ ТӨП ТӨШЕНЧӘЛӘРЕ

1.1. "Әтнәм минем -- гүзәл җирем" бәйгесе (алга таба -- Бәйге) туган ягыбызның табигатен, үзенчәлеген күрсәтү, райондашларыбызның яшәешен чагылдыру, районыбызга хас традицияләрне, гореф-гадәтләрне тасвирлау максаты белән Әтнә районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (алга таба - Оештыручы) тарафыннан «Әтнә таңы» газетасы редакциясе белән берлектә оештырыла.

1.2. Бәйгенең бурычлары:

- туган якны өйрәнүгә ихтыяҗ үстерү;

- туган якны яратучы, аның киләчәге өчен җаваплы, әхлакый яктан сәламәт балалар һәм яшьләр тәрбияләү;

- туган якның табигый һәм рухи мирасына карата сакчыл караш тәрбияләү;

- үсеп килүче яшь буын вәкилләрен туган якның мәдәниятенә, рухи атмосферасына кертү;

- катнашучыларда, тамашачыларда, укучыларда, җанатарларда танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, шәхси һәм иҗади үзүсешкә юнәлдерү;

- укытучыларны һәм тәрбиячеләрне мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне белем һәм тәрбия бирү процессында файдалануга этәргеч бирү.

1.3. Бәйге Әтнә районы күләмендә үткәрелә.

1.4. Бәйге 3 этаптан тора һәм 2 яшь категориясе буенча үткәрелә:

1 этап - 2017 елның 1 декаберенә кадәр - Катнашучылар җибәргән иҗади эшләрне туплау;

2 этап - 1 декабрьдән алып 17 декабрьгә кадәр - Бәйге комиссиясе тарафыннан иҗади эшләрне уку, тавыш бирү;

3 этап - Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Катнашучыларның яшь категорияләре:

1 категория - 18 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр;

2 категория - 18 яшьтән алып олылар һәм яшьләр.

1.5. Бәйге турында мәгълүмат Интернет челтәрдә "Әтнә таңы" газетасының рәсми сайтында урнаштырыла.

II. БӘЙГЕ КОМИССИЯСЕ

2.1. Бәйгене Оештыручы язмаларны карау өчен комиссия составын билгели һәм раслый.

2.2. Комиссия составы биш кешедән дә кимрәк булмый.

2.3. Бәйге комиссиясе тәкъдим ителгән бәйге материалларын укый, бәяли һәм Бәйгегә катнаштыру турында карар кабул итә.

2.4. Бәйге комиссиясе җиңүчеләрне ачык тавыш бирү юлы белән билгели. Карар бәйге комиссиясе беркетмәсе белән рәсмиләштерелә һәм комиссия рәисе тарафыннан раслана.

III. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУЧЫЛАР

3.1. Бәйгедә Әтнә районының үзәгендә, авылларында яшәүче һәр кеше (алга таба - Катнашучылар) катнаша ала.

3.2. Бәйгедә катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.

3.3. Бәйгедә катнашучылар саны чикләнми.

3.4. Катнашучының яше, һөнәре буенча чикләүләр юк.

3.5. Бәйге эшләре татар телендә тәкъдим ителә.

3.7. Бер канташучы бер яки берничә номинациядә эшләр җибәрә ала.

IV. БӘЙГЕ ЭШЛӘРЕ

4.1. Бәйге эше булып мәкалә (статья) тора:

4.2. Иҗади язмалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

1. "Таган ягым - яшел бишек" - табигать, хайваннар дөньясы турында кызыклы яки гыйбрәтле язмалар.

2. "Минем туган җиремнең горурлыгы һәм могҗизалары" - туган ягыбыз белән бәйле риваятьләр, гореф-гадәтләр, тарихи фактлар турында; якташларыбызның узган гасырлардагы һәм хәзерге замандагы әдәби, архитектура һәм башка өлкәдәказанышлары турында; безнең районны танытуга үз өлешләрен керткән кешеләр турында; Бөек Ватан сугышы геройлары, ветераннары һәм хәзерге заман геройлары турында мәкаләләр.

3."Ата-бабалы кеше -- тамырлы имән" - кеше тормышында гаиләнең урыны, олы һәм яшь буын вәкилләре арасында мөнәсәбәтләр турында фикерләрне, карашларны чагылдырылган язмалар.

4.3. Иҗади язмаларга таләпләр:

- бәйгегә җибәреләсе язмалар элек бастырылып чыкмаган һәм Катнашучы үзе язган булырга тиеш;

- һәр язма Катнашучылар тарафыннан исемләнгән булырга тиеш;

- бәйге темасына һәм таләпләренә туры килмәгән язмалар җавап хаты белән кире кайтарыла;

- мәкалә эчендә күп грамматик хаталар, зур күләмдә фәнни терминнар һәм киң катлау укучыларга аңлаешлы булмаган сүзләр булмаска тиеш.

V. БӘЙГЕГӘ КАТНАШУ ӨЧЕН ЭШЛӘРНЕ ТАПШЫРУ ТӘРТИБЕ, ВАКЫТЫ ҺӘМ УРЫНЫ

5.1. Бәйгегә язмалар электрон почта аша atnatani@mail.ru адресына җибәрелергә яки, кулдан язган булса, шәхсән редакция бинасына китерелергә тиеш.

5.2. Язмалар электрон почта аша җибәрелгән очракта «doc» форматында хатка беркетелә. Файлның исемендә булырга тиешле мәгълүмат: номинация, авторның исеме, фамилиясе (мәсәлән: Туган ягым - яшел бишек. Шакиров Шамил). Катнашучы турында мәгълүмат аерым документ белән «doc» форматында (Кушымта 1) электрон хатка язма белән бергә беркетелә.

5.3. Кулдан язган язма белән бергә Катнашучы турында мәгълүмат тә кагазь форматта (Кушымта 1) тапшырыла.

5.4. Бәйгегә язмалар 2017 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.

5.5. Оештыручы язманы кабул иткәч, Катнашучыга хәбәр бирелә.

5.6. Катнашучылар түбәндәге бәйге шартлары белән килешә:

- бәйге материалларын Интернет челтәрдә "Әтнә таңы" газетасының рәсми сайтында урнаштыру ихтималы;

- бәйге материалларын массакүләм мәгълүмат чараларында электрон һәм басма рәвештә бастырып чыгару ихтималы;

- бәйге материалларын Оештыручының эчке отчетларын әзерләү өчен куллану ихтималы.

VI. ҖИҢҮЧЕНЕ САЙЛАУ КРИТЕРИЙЛАРЫ

6.1. мәкаләнең уникаль исеме булу;

6.2. мәкаләнең сыйфатлы, үзенчәлекле эчтәлеккә ия булуы;

6.3. мәкаләдә тәкъдим ителгән мәгълүмәтнең никадәр кызыклы һәм файдалы булуы;

6.4. теманың ачылу дәрәҗәсе;

6.5. фоторәсемнәр, иллюстрацияләр булу хупланыла.

VII. БҮЛӘКЛӘҮ

7.1. Бәйге кысаларында түбәндәге бүләкләр каралган:

Һәр номинациядә иң яхшы дип билгеләнгән мәкалә (барысы 6 язма) авторына Оештыручы тарафыннан сертификатлар һәм дипломнар тапшырыла. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев