Игътибар! Сыбызгылар бәйгесе
- Син нәрсә, сыбызгы, шуны да белмисеңмени, менә шулай ич ул!... Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Яңа катлы-катлы бәйге игълан иткән идек. Менә бу гыйбарә кем тарафыннан бик еш әйтелә иде? Һәм нинди очракларда? Бәйге нинди максат белән игълан ителә?- дип сорадык. Җавап бирүчеләр булачагына шикләнмәдек. Ике-өч көн үттеме юкмы, дүрт дөрес...
- Син нәрсә, сыбызгы, шуны да белмисеңмени, менә шулай ич ул!...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Яңа катлы-катлы бәйге игълан иткән идек. Менә бу гыйбарә кем тарафыннан бик еш әйтелә иде? Һәм нинди очракларда? Бәйге нинди максат белән игълан ителә?- дип сорадык. Җавап бирүчеләр булачагына шикләнмәдек. Ике-өч көн үттеме юкмы, дүрт дөрес җавап алдык. Серлелекне бетерү өчен, (күбегез "Нишләп бик серле?" диде) җаваплар белән сезне дә таныштырабыз.
Бу гыйбарә Мәрдәнов Гомәр абый тарафыннан бик еш әйтелә иде. Ул аны спектакльләргә репетицияләр вакытында әйтә иде. Бәйге Әтнә дәүләт драма театрының 95 еллыгы уңаеннан игълан ителгән, дип уйлыйм.
Розалия ХӨСӘЕНОВА,
Олы Әтнә авылы
Бу сүзләрнең авторы - Гомәр абый Мәрдәнов. Үз вакытында миңа да әйтелгәне бар иде. Ә бәйгене Театр көненә һәм театрыбызның 95 еллык юбилеена багышлагансыз, дип уйлыйм,
Галия МИНҺАҖЕВА,
Олы Әтнә авылы
Бу җөмләне Әтнә халык театры режиссеры Гомәр абый Мәрдәнов әйтә иде. Репетицияләр вакытында югалып калсаң, я аныңча булмаса әйтелә иде. Бәйге Әтнә театрының 95 еллык юбилеена багышланган.
Зөлфирә СӘЛӘХИЕВА,
Олы МӘҢГӘР авыл
Бу җөмләне Гомәр абый Мәрдәнов еш кабатлый иде. театрның 95 еллыгына багышлангандыр.
Илдус МӘХМҮТОВ,
Иске Мәңгәр авылы
Бәйгенең икенче этабын да игълан иткән идек: "Керүе бер авыр, чыгып китү тагын да авыррак". Үзегезнең хатирәләрегез белән уртаклашыгыз. Кызыклы очрак турында язылган хат авторларына - бүләк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев