Әтнәдә 21 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән
Кышның соңгы атнасында район юлларында барлыгы 21 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алты йөртүченең куркынычсызлык каешын куймыйча, икесенең - техник яктан төзексез транспорт чарасында йөрүе, тагын икесенең - документлары булмавы, ике йөртүче - номеры пычрак машинада йөргән, бер йөртүченең страховкага язылмаган килеш руль артына утыруы ачыкланган. Юлны тиешле урыннан чыкмаган...
Кышның соңгы атнасында район юлларында барлыгы 21 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алты йөртүченең куркынычсызлык каешын куймыйча, икесенең - техник яктан төзексез транспорт чарасында йөрүе, тагын икесенең - документлары булмавы, ике йөртүче - номеры пычрак машинада йөргән, бер йөртүченең страховкага язылмаган килеш руль артына утыруы ачыкланган. Юлны тиешле урыннан чыкмаган җәяүле дә җаваплылыкка тартылган. Ә менә руль артына йөртү хокукы бирүче таныклыгы булмаган килеш утырган берәү һәм аңа шушы мөмкинлекне биргән машина хуҗасына исә штрафлар саллырак булачак. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны киметмәвегезне сорый. Штрафларны вакытында түләү кирәклеге турында да онытмасак иде. Электрон рассылкага язылуның үзебезнең файдага икәнлеге хакында да искәртәсе килә. Моның өчен бүлеккә килеп гариза язып китәргә кирәк. Бу штрафларны вакытында түләргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев