Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике яклы элемтә

Шимбә көнне ТР Президенты җитәкчелегендә узган брифингта кабат шушы проблемалар каралды. Бер атна элек тә җаваплы җитәкчеләр Рөстәм Миңнеханов алдында шушы мәсьәләләрнең үтәлеше буенча хисап тоттылар.

Видеоконференция режимында узган чарада әйтүләренчә, бүгенге көнгә 811,4 мең кв. м торак төзелгән. Күп төрле таблицаларда берничә тапкыр Әтнә районы да күзгә чалынды: беренче чиратта, ГЖФга акча күчерү тулысынча хәл ителмәгән - дөрес, 10 июньгә кадәр вакыт бар әле. Татарстандагы торак төзелеше һәм аларны гамәлгә кертү өлкәсендәге кимчелекләр борчуга сала. 19 майга 6 млн. сумлык 213 хокук бозу очрагы ачыкланган. "Төзелеш сыйфаты буенча контроль көчәйтелә", - дип ышандырдылар. Ә 2012 елның 4 айлык нәтиҗәләре буенча торак төзелеше өлкәсендә Идел буе Федераль округында Татарстан I урында бара. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән ахырга кадәр хәл ителмәгән килешүләр бар: Татарстан буенча 15 булса, бездә - 1.

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү буенча 15350 гариза кергән, 5131 җир участогы чикләнгән. Ә 2471 участок кадастр учетына алынган. Безнең районда 97 гариза кереп, 6сын учетка алганнар. Бер атна элекке белән чагыштырсак, алга китеш бар. Бу уңайдан Президентның фикере катгый: "Бер айдан барыгыз да уңай отчет бирергә тиешсез, Казан һәм Чаллы гына калырга мөмкин", - диде.

Төп яңалык - Татарстанда гамәлгә "Народный контроль" системасы керә. Максаты - кимчелекләрне турыдан-туры халыктан кабул итеп, бу турыда хәбәр итүче белән ике яклы элемтә урнаштыру. Аңлашыладыр, ул "Электрон хөкүмәт" кысаларында tatar.prav.ru сайты аша башкарыла. Бу хакта вице-премьер Николай Никифоров аңлатма бирде. 62 % Татарстан халкының өендә интернет бар. Димәк, хөкүмәтнең "Народный контроль" порталында проблеманы кыскача язып, бер фотография дә куеп була. Әйтик, эшкә барганда яки кайтканда күзеңә чалынган кимчелекне хәл итүне сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Һәр муниципаль берәмлектә җаваплы кеше булачак. Әгәр проблема уңай хәл ителсә, җавабы да шунда ук урнаштырыла. Җавап бер ай эчендә бирелә. Биредә иң мөһиме - оператив эш итү. Шул ук вакытта хисап тоту һәм үзара элемтә реаль вакыт режимында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев