Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икәүләп китәләр

Район эчке эшләр бүлегендә үзләрен аямыйча эшләүчеләр җитәрлек.

Фәнис Низамиев белән Раушан Нигъмәтҗанов әнә шундыйлардан. Әле "иде" дип әйтергә  тел бармый. Аллага шөкер, исән-саулар, сәламәт була күрсеннәр. Эчке Эшләр министрлыгында 20 ел хезмәт куеп, алар икесе дә лаеклы ялга киттеләр.

     Кичә бу ир-егетләребезнең хезмәтләрен зурлап, Эчке Эшләр министрлыгының бүләк-медален һәм район Эчке Эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Әнәс улы Мингазовның Мактау кәгазьләрен тапшырдылар.

- Хезмәтне хөрмәтләгәч күңелле инде, рәхмәт, калган хезмәттәшләргә дә бу көнне күрергә насыйп булсын.  20 ел эшләү дәверемдә төрлесен күрергә туры килде, тынгысыз, җаваплы хезмәт, өйгә кайтып керә алмаган вакытлар да булгалады. Шулай булса да, вакыт сизелмичә үткән. Рәхмәт хатыным Гөлнурга, эшемнең нинди икәнлеген аңлады. Гаиләңдә аңламасалар, бу эштә эшләве авырдыр. Хезмәттәшләремә дә хөрмәтем зур, безнең хезмәт бер-береңә терәк булып эшләгәндә генә җиңел...- ди Фәнис Низамиев.

Сәламәт булып, алдагы гомерегезне дә үзегез теләгән эштә эшләп, уңышларга ирешергә язсын.

Фотода - Фәнис Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев