Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инсультка юл куймыйк

Инсульт баш миенә кан саву яисә баш мие кан әйләнеше кимү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыру. Соңгы вакытта инсульт турында күп сөйләнелә. Әлеге чиргә китерүче факторлар: югары кан басымы, холестерин югары, канда шикәр югары, тәмәке, алкоголь, артык гәүдә авырлыгы, аз хәрәкәтләнү, тукланган вакытта күп тоз куллану. Инсультның төп билгеләрен дә истән...

Инсульт баш миенә кан саву яисә баш мие кан әйләнеше кимү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыру.

Соңгы вакытта инсульт турында күп сөйләнелә. Әлеге чиргә китерүче факторлар: югары кан басымы, холестерин югары, канда шикәр югары, тәмәке, алкоголь, артык гәүдә авырлыгы, аз хәрәкәтләнү, тукланган вакытта күп тоз куллану. Инсультның төп билгеләрен дә истән чыгармау кирәк.
Гәүдәнең ярты ягының параличлануы яки сиземлелек кимү. Бик нык баш авырту. Өлешчә яки тоташ күз күреме бетү. Сөйләм бозылу. Шуңа да ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче авыруны яны белән урын җиренә яткырырга кирәк. Кан басымын үлчәү зарур. Ә менә даруларны сак кулланыр­га кирәк, чөнки кан басымын кинәт төшерү баш миенә зарарлы гына.
Бу чирне ничек булдырмый калырга соң?
Иң элек үзегезнең кан басымын күпме икәнне белергә кирәк. Аны көнгә бер тапкыр булса да үлчәргә онытмагыз. Югары булса, табиб ярдәмендә аны даими контрольдә тоту зарур. Йөрәк ритмындагы үзгәрешләргә игътибар итегез, ул ЭКГда күренә.
Тәмәкене тартмагыз, ул инсульт куркынычын икеләтә арттыра. Холестеринны нормада тотыгыз. Югары булганда, аны диета ярдәмендә үз хәленә кайтарырга кирәк. Инсультны булдырмау өчен актив яшәү рәвеше алып бару зарур. Көн саен физик күнегүләр ясау һәм дә 10 минут җәяү йөрү инсульт куркынычын киметә. Туклануыгызга игътибар итегез. Ризыкта тоз һәм майлы ризыкларны киметү файдалы. Күбрәк җиләк-җимеш һәм ярма ашарга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев