Иртәгә дә  сак булыгыз
Җәмгыять

Иртәгә дә сак булыгыз

Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак. (Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. 23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән...

Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.

23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә.


Нет комментариев