Җитди авария ясаган машина йөртүчене эзлиләр
Авариядә гаепле шофер юл-транспорт һәлакәте булган урыннан качып киткән. (Казан, 6 апрель, «Татар-информ). Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе Киров дамбасында җитди авария китереп чыгарган машина йөртүчене эзли, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән. Юл-транспорт һәлакәте кичә Казанның Киров районында булган. Билгесез автомобиль хуҗасы, Киров дамбасыннан хәрәкәт иткәндә, «КИА» машинасына...
Авариядә гаепле шофер юл-транспорт һәлакәте булган урыннан качып киткән.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ). Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе Киров дамбасында җитди авария китереп чыгарган машина йөртүчене эзли, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.
Юл-транспорт һәлакәте кичә Казанның Киров районында булган.
Билгесез автомобиль хуҗасы, Киров дамбасыннан хәрәкәт иткәндә, «КИА» машинасына яны белән бәрелгән. Нәтиҗәдә, Корея автомобиле янәшәдәге полосадан барган «НЕФАЗ» автобусына килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, җиңел машинаның 22 яшьлек пассажиры зыян күргән. Авариядә гаепле шофер юл-транспорт һәлакәте булган урыннан качып киткән.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияне күрүчеләр булса, 5-333-819 һәм 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев