Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Югары Сәрдәдә ишле, бәхетле гаилә яши

“Гаилә” сүзе рус телендә “җиде мин” мәгънәсендә яңгырый.

Гомумән, гаиләнең элек-электән килгән асылы да шул бит – ул ишле булсын, үз түбәсе астында күп туганнарны берләштерсен. Әнә Югары Сәрдә авылында яшәүче Фәрит һәм Гөлчирә Хәбибовлар гаиләсе кебек. Бүген аларның 6 балалары: 4 ул һәм 2 кызлары үсеп килә, әле җәйге ялда кунакка кайтканнары да шактый. "Ходай насыйп иткән һәр балага гомер бирдек, һәркайсы газиз, һәрберсенең дөньяга килүе зур шатлык. Иң мөһиме, исән-сау гына булсыннар,–ди Гөлчирә ханым. Ул үзе бүгенге көндә декрет ялында, ә ире Фәрит төзүчелек эшләре буенча үзмәшгульлек белән шөгыльләнә. Без килгәндә, әтиләре эштән кайтып җитмәгән иде. Йорт хуҗабикәсендә, күп бала анасы булса да, һич тә арыганлык-йончыганлык сизелми, аның сөйләшүеннән дә шатлык бөркелеп тора. Бу хакта сүз кузгаткач, ул көлемсерәп:
–Хуҗалыктагы хезмәтне ирем, улларым башкара бит. Терлекләрне карыйлар, ашаталар. Алар миңа бернинди авыр эш эшләтмиләр,–ди. –Балаларым – зур ярдәмчеләрем. Кирәк икән, ашарга да пешерә беләләр, кечкенә энеләрен дә бик оста карыйлар. Бергәләп аралашырга да, ял итәргә дә вакытыбыз кала.
Ишле гаиләдә балаларның хезмәт сөючән, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүләре күптән сыналган. Хәбибовларда да ул шулай. Бу гаиләдә бер йодрык булып 4 егет үсә. Әти-әниләренә ышанычлы терәк, илгә лаеклы гражданнар булыр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев