Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЯКТЫЛЫК ИЯЛӘРЕ

Күзләрегезне йомып торып карагыз әле. Караңгымы? Караңгы шул! Ә хәзер уйлап карагыз, шундый караңгылыкка күпме түзә алырсыз икән?!

22 декабрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче энергетиклар хезмәтенең тормышыбызда нинди әһәмияткә ия булуын менә шушы бер мисалда да аңлап була. Ә оешманың тарихы 1990 елның сентябренә барып тоташа. Нәкъ менә шул елны Татарстанда административ Әтнә районы оеша. Электр белән тәэмин ите­леш Әтнәдә бик күпкә иртә башлана. Ерак 1958 елда 1,8 МВА көчәнешле подстанция Күшәрдә төзелә. Шул вакытта ук Дөбьяз электр челтәрләре оешмасына кергән Күшәр участогы оеша. 1971 ел­да исә әлеге участок Ар­ча электр челтәрләре оеш­масына кушыла. Тик булган көчәнеш кенә бу җирлек өчен бик аз була, чөнки авыл хуҗалыгы үсә, маллар саны арта. Шул сәбәпле, 1982 елда "Олы Әтнә" подстанциясе һәм 1987 елда тагын бер подстанция төзелә. Бүген Әтнә электр челтәре оешмасы 0,8 мең квадрат метр мәйданда хезмәт күрсәтә. Бу - 32 авыл җирлеге, 46 торак пункты, 13800 кеше дигән сүз.

Биредә 30 кеше хезмәт куя. Һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар белән каршы алалар? Шушы сорау белән Әтнә электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Айнур Фоат улы Абдуллаҗановка мөрәҗәгать иттем. Хезмәт юлын 2009 елда шушы оешмада баш инженер булып башлаган ул. Җитәкчеләре Марат Гыйниятуллин Биектау энергетикларының башлыгы итеп күчерелгәч, аның урынына билгеләнә Айнур Фоат улы.Ә безгә ул менә нәрсәләр сөйләде: "Кышкы сезонга керүгә карамастан, ремонт эш­ләре дәвам итә. Шул уңайдан алдан ук район халкыннан гафу үтенәбез һәм бу эшләр барышын аңлап кабул итүләрен сорыйбыз. Без эш берәр атнага сузылган очракта, газетка белдерү бирәбез, ә инде бер-ике көндә тәмамлап булганда җирле үзидарәләргә генә хәбәр салабыз. Зинһар халык шуны онытмасын иде, бу чыбыкларны алыштыру про­филактика өчен. Бөтенләй өзелгән очракта вакыт та, көч тә күбрәк сарыф ителәчәк. Шуны булдырмас өчен тырышабыз. Шушы арада халык соравы буенча Күшәр авылында һава электр линияләрен төзәтү эшләре башланачак. Биредә өстәмә трансформаторлы подстанция ачу күздә тотыла. 2012 елда 30 километрдан артык озынлыкта югары көчәнешле һава электр линияләре ремонтланды һәм бу эш әле дә дәвам итә. Күәм авылында мәктәп һәм балалар бакчасы территориясе аша үткән изоляциясез чыбыклар изоляцияләнгән СИП маркалысына һәм ти­мербетон терәкләр алыш­тырылды. Һөнәри бәй­­рәм уңа­ен­нан "Фи­дакарь хезмәте өчен" Идел буе электр челтәр­лә­ре оешмасының Почет грамотасы белән электромонтер Илфат Рүзәл улы Абдуллин бүләкләнде, оператив хезмәт күрсәтү бригадасы электромонтеры Рамил Рәдиф улы Фәхриевкә мактау белдерелде. "Фидакарь хезмәт һәм югары хезмәт дисциплинасы өчен", юбилее уңаеннан Почет грамотасы белән электромонтер Хәйдәр Хәсән улы Сәгдиев бүләкләнде. Бу уңайдан, Әтнә муниципаль районы администрациясенә дә килеп туган проблемаларны чишүдә олы ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев