"Рубин" футбол командасының яңа баш тренеры Казанны үз өем, дип атады.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). "Рубин" футбол клубы Корбан Бердыев белән килешү төзеде.
«Беренчедән, кайтуыбызга шатбыз. Моны барлык тренерлар штабы исеменнән әйтәм. "Рубин" һәм Казан - безнең йорт. Шуңа да шатланып кайтабыз, эшләячәкбез", - диде Корбан Бердыев.
Исегезгә төшерәбез, Казанның "Рубин" футбол командасына баш тренер итеп Корбан Бердыев билгеләнде. Клуб белән тренер арасында уртак фикергә киленгән. 64 яшьлек Корбан Бердыев "Рубин" белән 2001-2013 елларда җитәкчелек итте һәм команданы ике тапкыр ил чемпионы итеп танытты.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев