Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан дәүләт энергетика университетының иң кыйммәтле һөнәрләре мәгълүм — исемлек

Моңа бәйле мәгълүматны югары уку йортының рәсми сайтында 168 нче номерлы боерыктан укып-белергә мөмкин. (Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан Дәүләт энергетика университетының көндезге түләүле бүлекләрендә белем алу күпме торганы билгеле булды. Моңа бәйле мәгълүматны югары уку йортының рәсми сайтында 168 нче номерлы боерыктан укып-белергә мөмкин. Ул уку йорты...

Моңа бәйле мәгълүматны югары уку йортының рәсми сайтында 168 нче номерлы боерыктан укып-белергә мөмкин.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан Дәүләт энергетика университетының көндезге түләүле бүлекләрендә белем алу күпме торганы билгеле булды. Моңа бәйле мәгълүматны югары уку йортының рәсми сайтында 168 нче номерлы боерыктан укып-белергә мөмкин. Ул уку йорты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов тарафыннан быелның 31 маенда имзаланган.

Казан Дәүләт энергетика университетының иң кыйммәтле белгечлекләр исемлеген Җылылык энергетикасы институтының техник физика белгечлеге җитәкли. Бу юнәлештә бакалавр булу өчен 2017-2018 уку елында 133880 сум акча түләргә кирәк булачак.

Икенче урында Электр энергетикасы һәм электроника институтының электроника һәм наноэлектроника; приборлар төзелеше; җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы; энергетик машина төзелеше белгечлекләре тора. Әлеге юнәлешләрдә белем алу өчен 98600 сум түлисе. Шулай ук, Җылылык энергетикасы институтының технологик процессларны һәм сәнәгатьне автоматлаштыру белгечлеге дә шундый ук бәядә.

Икътисад һәм мәгълүмати технологияләр институтының информатика һәм санап чыгару техникасы; реклама һәм җәмгыять белән багланышлар; Электр энергетикасы һәм электроника институтутының техносфер куркынычсызлык; Җылылык энергетикасы институтының техник системаларда идарә; су биоресурслары һәм аквакультура белгечлекләре алу өчен бер елга 90780 сум түләргә кирәк.

Иң арзан юнәлешләр дип, Икътисад һәм мәгълүмати технологияләр институтының гаммәви математика; икътисад; менеджмент;социология; документлар белән эшләү һәм архивлаштыруны атарга мөмкин. Бу өлкәдә бакалавр булу өчен 80630 сум түләү таләп ителә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/16/142589/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев