(Казан, 27 июнь, "Татар-информ). Шаһитлар социаль челтәргә Татарстан башкаласындагы Парин урамының яңгырдан соң суга баткан фотоларын урнаштырган.
Фотографияләрдән күренеп торганча, машиналар юлларындагы су җиңел автомобильләрнең тәрәзәләренә җитә. Бүген Казанда берничә тапкыр куәтле яңгыр явып узды.

Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев