Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел була аздан да

Октябрь аеның беренче көнен зурлап билгеләп үттек. Инде хәйран вакыт узса да, ул вакыттагы кичерешләр белән барыбер уртаклашасы килә. Бу көнне бәйрәм итү - матур традициягә әверелде хәзер. Безнең Чишмәле Сап авылында да өлкәннәр көнен безнең табын артында кафеда зурлап уздыр­дылар. Оештыручысы - авылыбызның мәдәният хезмәткәре Бариева Маһинур. Ә табынны...

Октябрь аеның беренче көнен зурлап билгеләп үттек. Инде хәйран вакыт узса да, ул вакыттагы кичерешләр белән барыбер уртаклашасы килә.
Бу көнне бәйрәм итү - матур традициягә әверелде хәзер. Безнең Чишмәле Сап авылында да өлкәннәр көнен безнең табын артында кафеда зурлап уздыр­дылар. Оештыручысы - авылыбызның мәдәният хезмәткәре Бариева Маһинур. Ә табынны авылыбыз эшмәкәре - Миллиҗанов Раушан бүләк итте. Өстәл өсте сый-нигъмәттән тулып тора иде.
Бәйрәм кичәсе Яңа Шашы җирлегенең ветераннар советы рәисе Гайнуллина Надежда котлавы белән башланып китте. Ул:
- Авылымның өлкән буынын чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм! Авыр тормыш юлы узып, авылыбызның иң авыр тармакларында хезмәтегезне куеп, балалар үстереп, аларны олы тормыш юлына озаткансыз. Картлык көннәрегез матур узсын. Җылы өйләрдә, мул табыннар артында кунак булып кына яшәсәгез иде. Балаларыгыздан, оныкларыгыз­дан тәмле сүзләр, җылы караш, ярату тоеп яшәгез! Куанычлы картлык килсен һәммәбезгә дә! - дип теләкләрен белдерде.
Кафеда өлкәннәр сыйланып кына калмадылар, рәхәтләнеп җырлашып-биеп утырдылар. Маһинур үзенең моңлы тавышы белән өлкәннәребезнең яраткан җырларын башкарды, матур шигъри юллар белән дә куандырды.
Шушы табынны әзерләткән Раушанга ихлас хөрмәтләрен җиткерергә куштылар. Аңа озын тигез гомер, ныклы сәламәтлек, эшләре уңышлы барсын дип теләделәр. Шулай ук тәмле ризыкларны әзерләүче кызларга да эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, дигән изге сүзләрен җиткерделәр.
«Авылыбызның барлык өлкәннәрен кабат котлап, сәламәт, кирәк һәм терәк булып, төпле киңәшләрегезне биреп, бәхетле картлыкта гомер кичерергә язсын», - дип озатып калды Маһинур Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев