Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күңел җылыбызны саклагыз”

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының чыгарылыш курс студентлары дипломлы белгечләр булды. Хушлашу мизгеле һәр­вакыт шатлык хисләре белән бергә күңелләргә моңсулык та өсти. Укып бетереп, кулга диплом алу - зур шатлык булса, берничә ел синең өчен икенче өең булып торган уку йорты стеналары, әниеңдәй якын укытучылар, һәм билгеле инде...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының чыгарылыш курс студентлары дипломлы белгечләр булды.
Хушлашу мизгеле һәр­вакыт шатлык хисләре белән бергә күңелләргә моңсулык та өсти. Укып бетереп, кулга диплом алу - зур шатлык булса, берничә ел синең өчен икенче өең булып торган уку йорты стеналары, әниеңдәй якын укытучылар, һәм билгеле инде иң якын дусларга әйләнгән курсташларың белән хушлашу - үзе сагышка сала. Укытучыларың да әнә бүген бераз каушаб­рак киткән кебек, сүз әйтсәң күңел диңгезе чайпалып китәргә генә тора.
Йөзгә якын студент көндезге һәм читтән торып уку бү­­лекләрен тәмамлап, бух­­галтер, экономист, ме­­ханик, ветеринар кебек белгечлекләр буенча кулларына дип­лом алды. Араларыннан ун егет чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, армия сафларына хезмәт итәргә алынган. Андыйларның әти-әниләре өчен бигрәк тә моңсу бул­ган­дыр.
- Без бүген иң тырыш, иң талантлы, иң уңган-булган укучыларыбыз белән саубуллашабыз, - диде үзенең чыгышында техникум директоры Айрат Каюмов. Биредә алган белемнәрегез киләчәктә сезнең тормыш юлында маяк булып торсын, һәрчак таяныч булсын. Кайсы гына юлны сайласагыз да, сезгә бары тик уңышлар гына насыйп булсын.
Шунда ук уку йорты җитәкчесе студентларга белем бирүдә аеруча зур уңышларга ирешкән укытучыларга Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотала­рын тапшырып узды. Әле­ге зур хөрмәткә укыту­чылар Рафаэль Сабиров, Гүзәлия Сабирова, Алсу Шакирова, Хәлил Закиров лаек булды. Бәйрәм тантанасында Ленин исе­мендәге күмәк хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин, "Күшәр" хуҗалыгы­ның баш бухгалтеры Раил Сәфәров, "Тукай" хуҗалыгы экономисты Фәнил Мөхәммәтҗанов кат­наш­ты һәм практика ва­кытларында гына түгел, ху­җалык эшчәнлегендә һәр­вакыт тырыш хезмәтләре белән катнашып кил­гән студентларга Рәх­мәт хатлары һәм акча­лата бүләкләр тапшырып уздылар. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге хуҗалыклар техникум эшчәнлегенә кул­дан килгәнчә ярдәм итеп, терәк булып тору­чылар.
Казан Аграр Университеты, Кооператив инс­титуты вәкилләре студентлар алдында чыгыш ясап, өстенлекле яклары белән таныштырдылар, укуларын нәкъ менә шушы югары уку йортла­рын­да дәвам итәргә чакыр­дылар.
Һәм менә иң дулкынландыргыч мизгелләр... Чыгарылыш курс студентларының һәркайсы сәхнәгә чыгып, кулларына көтеп алынган дип­ломнарын алды. Арада Кызыл диплом алучылар да байтак иде.
- Сезнең һәркайсыгыз безнең өчен бик якын. Сезнең белән җаныбызның бер өлеше дә киткән кебек, - дип мөрәҗәгать итте кичәге студентларга директор урынбасары Резеда Гарипова. Ку­лыгыздагы бу дипломнар сезнең үзегезнең ты­рышлыгыгыз белән бергә, биредә укыткан укы­тучыларның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Көн артыннан көн сезнең каршыгызда алар бе­лем биреп кенә калмый­ча, һәркайсыгызга үзенең күңел җылысын да өләш­те. Шул җылылыкны югалтмый сакласагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев